Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьлек

«Тамашачыларның елаганнарын күрдем»

Салих Сәйдәшев исемендәге музыка көллияте студентлары һәм укытучылары, «Җырлыйк әле!» музыкаль тапшыруында катнашып, Татарстан Яңа Гасыр телевидениесендә чыгыш ясадылар.

Тапшыруга җырларны көллият укытучысы Азат Зартдинов сайларга, әзерләргә ярдәм иткән. Мәсәлән, Гүзәл Евдокимова «Фазыл чишмәсе»н башкарган. Илнур Хисаметдинов җырын әнисенә багышлаган.
– Мин җырлаганда, тамашачыларның елаганнарын күрдем. Аның болай тәэсир итүенә шатландым. Укытучыларыма бик рәхмәтлемен, – дип уртаклашты егет тәэсирләре белән.
«Җырлыйк әле!» 2000 елда оеша һәм бүгенге көндә дә халык тарафыннан иң яраткан тапшыру булып кала. Анда түбәнкамалылар да – Туфан Миңнуллин исемендәге татар дәүләт театры артистлары, медицина көллияте студентлары, «Илһам» эстрада ансамбле һ.б. актив катнаша. Алып баручыларының һәм авторы Нәҗип Бәдретдиновның шәһәребезгә дә килгәннәре булган.

Фото С.Сәйдәшев исемендәге музыка көллияте архивыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев