Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьлек

Сыгылсаң да, сына күрмә, син бит җирнең бизәге...

Кайбер кешеләргә карыйсың да, авыр дип күренгән сынаулар үзеннән-үзе юкка чыга. Андый кешеләрнең берсе – Гөлнара Усманова.

Беренче тапкыр мин аны 5-6 ел элек күрдем... Чибәрлегенә шаккаттым, үҗәтлегенә, аякка басарга тырышуын күреп сокландым.

Гөлнара үзе әйтүенчә, җиде яшендә ул медицина хезмәткәрләре гаебе белән урын өстендә калган. Алар кызчык тәненә ике тапкыр пункция ясаганнар. Беренче мәртәбә менингит авыруы, дип шикләнгәннәр, ә икенче тапкырында арка миенә «тиеп», бала бер ел буе кул-аякларын селкетә дә алмыйча ята.

– Әтием махсус такталар алып кайтты, мин шуларга тотынып йөрергә өйрәндем. Табиблар «Кызыгыз беркайчан аякка баса алмаячак», дигән саен ныграк тырыштым. Аларның хаклы булмауларын исбатлыйсым килде, – ди Гөлнара.

«Шинник» спорт комплексында физик мөмкинлекләре чиклеләрне аякка бастыралар, дигән хәбәрне ишеткән әнисе кызын инвалид арбасы белән шунда алып барган. Бала бу вакытта инде үз эченә йомылган, беркем белән дә аралашмаган. Ләкин аякка басу, мөстәкыйль булу хыялыннан ваз кичәргә теләмәгән.

– «Шинник»та башта тезләнеп йөрергә өйрәндем: кулларымны, тезләремны канатып кайта идем. Өйдә еласам да, башка җирдә түздем, бирешмәдем. Соңрак култык таякларында, аннары «ходунки» белән йөри башладым. Адым ясарга да куркып тора идем. Әмма булдырам бит! «Шинник» спорт комплексы директоры Рөстәм Ганиевка һәм миңа ярдәм итүче Радик Закировка чиксез рәхмәтлемен, – дип, дулкынланып дәвам итте Гөлнара.

Яр Чаллы шәһәреннән килеп эшләүче Радик әфәнде түбәнкамалыга куркуны җиңәргә ярдәм иткән. Кыз элек урамга чыгарга һәм кешеләр белән аралашырга оялса, хәзер үз-үзенә ышана, тәвәккәл, кыю булырга, сынмаска, сыгылмаска өйрәнгән. Гөлнара бары тик аякка басарга дип килсә, 12 ел эчендә күп кенә кеше белән дуслашкан. 2019 елда кыз «Татарстан энҗесе – 2019» физик мөмкинлекләре чикле хатын-кызлар арасында матурлык конкурсында катнашыр өчен гариза җибәргән.

– Ул Казанда үтте. Чыгыш ясаучылар барысы да арбада утыра. Мин исә үземә сәхнәгә биек үкчәле туфли киеп чыгарга максат куйдым. Дөрес, «ходунки»га тотынып, ләкин үзем теләгән аяк киемен киеп чыктым. Курыктым, ләкин барыбер теләгәнемә ирештем. Зур сәхнәгә беренче тапкыр чыгып, «Ачы балан» җырын башкардым, «Зифа буйлы энҗе» номинациясендә җиңдем, – дип сөйләде Гөлнара.

Ул спорт белән дә шөгыльләнә. Бочче уенында шәһәрдә аңа тиңнәр юк, өстәл уеннарында җиңүләр яулый. Инде менә үзен армрестлингта (кул көрәштерү) сынап карагач, анда да җиңү яулаган. Кечкенә буйлы, ябык кына бу кызда шулкадәр көч каян киләдер?..

Бүгенге көндә Гөлнараның бу тормышта төп терәге, ярдәмчеләре – әнисе Мәйсәрә һәм апасы Миләүшә. Ә менә әтисе, кызганычка, 12 ел элек бакыйлыкка күчкән. Кыз моны авыр кичергән. Бүген Гөлнара спорт һәм җыр белән яши. Алга таба җиңүләргә ирешергә һәм... клип яздырырга хыяллана.

«Син инвалид, булдыра алмыйсың» дигән сүзләрне әйтүчеләр бар, ләкин, кыз аларны кабул итми. Тик менә кешеләрнең шундый каты күңелле булуына гаҗәпләнә. Әнисе күрмәгәндә күңеле тулып, елап та ала... Ә аннары үзен кулга алып, баса һәм дөньясына үч итеп, елмаеп алга атлавын, җиңүләргә ирешүен дәвам итә.

Фото шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев