Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьлек

Шигырьләрен төнлә генә яза ул

Шәһәрдәге соңгы яңалыклар белән танышыйм, дисәң, социаль челтәрләргә керү җитә кайчак. Әлбәттә, анда тулы мәгълүмат юк, ләкин иң мөһиме урнаштырыла. Әйтик, шәһәрдәшебез Марат Абдуллинның Һади Такташ конкурсының финалына чыгуын мин шуннан белдем һәм бу яңалыкны үзебезнең Инстаграмдагы биттә урнаштырдым. Моны Марат күреп алды һәм безнең редакция белән элемтәгә керде. Ә без аны үзебезгә кунакка чакырдык.

24 яшьлек Марат Абдуллин хәзерге вакытта ике шәһәрдә яши. Атнаның беренче яртысында ул Казан мәдәният институтында белем ала, икенче яртысында Түбән Камага кайтып, «Сәләт» алып баручылар мәктәбе җитәкчесе буларак, балаларны үзләрен сәхнәдә тотарга, артикуляциягә, мимикага өйрәтә.
– Яшьләрнең татар телендә камил сөйләшә алмавы борчу тудыра. Шуңа да Балалар иҗат үзәге директоры бу эшне ел ярым элек тәкъдим иткәч, каршы килмәдем. Дәресләремә 7 яшьтән алып 18гә кадәргеләр йөри. Сөйләмнәре өстендә эшлибез. Моның өчен иң уңышлысы – образлары күп булган мәсәл, – дип сөйләде Марат.
Төп максат – балаларны кешеләр алдында чыгыш ясарга курыкмаска өйрәтү, ә эштәге уңышлар – аларның төрле сәнгатьле уку бәйгеләрендә җиңүләре. Укучылар укытучыларын даими шатландырып торалар: муниципаль, республика, илкүләм, хәтта халыкара конкурсларда уңышларга ирешәләр икән.
Маратның үзенә килгәндә, ул быел театр факультетының режиссура бүлеген (магистратура) тәмамларга һәм үзешчән театры җитәкчесе белгечлеген алырга җыена. Бакалавриатны бетергәндә, түбәнкамалы диплом спектакле куеп күрсәткән. Хәбир Ибраһимның «Ялгыз каен күзе» драмасын Шәңгәлче авылы халкы да бик җылы кабул иткән икән.
Укудан һәм эшеннән тыш, Маратның тагын бер яраткан шөгыле бар: ул шигырьләр яза икән. Нигездә, илһамы бары төнлә һәм һич көтмәгәндә килә. Шигырьләренең берсенә инде көй дә иҗат ителгән.
Быел ул Һади Такташ тууына 120 ел тулу уңаеннан уздырылган яшь шагыйрьләр конкурсында да катнашкан. Онлайн форматта барган беренче турга ул өч иҗат җимешен җибәргән һәм... икенче турда катнашу бәхетенә ирешкән. Анысы Татарстан Язучылары берлеге урнашкан бинада оештырылган.
– Безгә Һади Такташның эпиграфларын тәкъдим иттеләр. Алар буенча бер сәгать эчендә шигырь язарга. Минем өчен авыр сынау булды бу, чөнки, беренчедән, махсус кушу буенча язганым юк, икенчедән, мин бары тик төнлә иҗат итәм. Аннары катнашучылар арасында шактый чарланганнары, хәтта профессионаллар булганлыгы ачык күренде. Нәтиҗәдә, әни турында 16 куплетлы шигырь яздым һәм финалга чыгуымны да уңыш дип саныйм, – дигән фикердә Марат.
Тәнкыйтьне ничек кабул итә икән ул? Якташыбыз әйтүенчә, тәнкыйть бик кирәк, ансыз нәрсәгә дә булса ирешеп булмый. Шигырьләрен ул каләм белән кәгазьгә генә түгел, ә телефонга да яза икән.
Гомумән, Казан Федераль университеты уздырган конкурсларда да, «Иделем акчарлагы» бәйгесендә дә Марат бик теләп катнаша. Ә менә игезәк сеңлесе Ләйсән аның кебек нечкә күңелле иҗат кешесе түгел икән: ул Казанда ветеринария академиясен тәмамлап, ветеринария табибы булып хезмәт куя.
Планнарга килгәндә, Марат Абдуллин төгәл җавап бирмәде. Әллә чынлап та киләчәген анык күзалламый, әллә планнары белән уртаклашасы килмәде. Һәрхәлдә, якташыбыз турында әле тагын ишетербез дип көтеп калабыз.

Әлегә игътибарыгызга Маратның бер шигырен тәкъдим итәбез

Язлар булып килеп кердең

Мәҗбүр итеп сөяргә.

Сүзләр таба алмый тордым

“Яратамын” дияргә.

 

Сөю тулы күзләремдә,

Өмет уты кабыздың.

Мәхәббәт көчен тоярлык

Сүнмәс хисләр уяттың.

 

Мәхәббәтең җаваплымы?

Көтә күңелем җавап.

Уйларыңны салып бирче

Минем күземә карап.

 

“Юк” дигән синең сүзеңә

Ышанмый калды күңел.

Синең өчен генә диеп

Ачтым бит йөрәк түрен.

 

Бергә булган мизгелләрне,

Бетмәстер, дип уйладым.

Синең күзләреңә карап,

Кызганыч мин алдандым.

 

Ел әйләнәсе үзгәрмәс,

Көннәр, еллар узарлар,

Йөрәгемдә калыр бары

Сиңа дип язган җырлар...

Фото: шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев