Туган як

Росгвардия Түбән Кама районындагы палаткалы лагерьда ял итүче балалар өчен куркынычсызлык дәресен үткәргән

Татарстанда «Росгвардия белән каникуллар» акциясе бара.

Бу хакта ведомство идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге акция кысаларында Прости авылында полиция капитаны Рафаэль Муксинов хәрби-патриотик юнәлештәге лагерьда тәрбияләнүчеләргә куркынычсызлык дәресе оештырган.

 Лекция барышында балалар сулыклар янында үз-үзеңне тоту, кояшта кызыну һәм велосипедта йөрү кагыйдәләре белән танышкан. Алар белән аралашудан тыш, полиция капитаны палаткалы лагерьның иминлеген һәм террорчылыктан саклану таләпләре үтәлешен тикшергән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: