Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьлек

Пионерларга алмаш киләме?

Түбән Камада Бөтенроссия балалар һәм яшьләр оешмасының «Беренчеләр хәрәкәте» («Движение первых») бүлекчәсе ачылды. Чара педагогия көллиятендә узды.

«Беренчеләр хәрәкәте» — кызыксынулары төрле булган балаларны берләштерүче оешма. Анда балаларның барысына да тигез шартлар тудырылган үз-үзеңне үстерү, командада эшләү. 

Түбән Кама балаларына да Бөтенроссия күләмендәге әлеге проектның бер өлеше булу мөмкинлеге барлыкка килде һәм бу филиал педагогика көллиятендә ачылды. 

«Бу очраклы гына түгел, чөнки хәрәкәтнең миссиясе — ил белән булу, кешеләр белән булу, хәрәкәттә булу һәм беренче булу. Һәм без студентларыбызда, булачак педагогларыбызда, тәрбиячеләребездә, башлангыч сыйныф укытучыларында, физкультура укытучыларында нәкъ менә шушы сыйфатларны тәрбиялибез. Алга таба алар бу идеалларны киләчәк буыннарга, яшьләргә һәм балаларга сеңдерәчәк», — дип сөйләде «Түбән Кама педагогика көллияте» директоры Рәзинә Астадурян. 

300 меңнән артык яшь татарстанлы хәрәкәткә кушылган инде. Шушы көннәрдә беренчеләр рәтенә Анастасия Волкова да кушылды. Аңа шулай ук педагогия көллиятендә «Хезмәт, һөнәр һәм үз эшең» төркемен җитәкләү хокукы да бирелгән. 

«Мин яңа проектларның тормышка ашуын, көллиятнең үсүен телим. Иң мөһиме — бүлекчәгә яңа кешеләрне җәлеп итү. Биредә һәр кешенең сүзенә колак салалар, кайбер егетләр үз идеяләрен дә тәкъдим иттеләр инде һәм алар гамәлгә ашыру процессында», — дип фикерләре белән уртаклашты студент Анастасия Волкова

Беренче эшләрнең җимешләрен тиздән күрергә мөмкин булачак. Түбән Камада Яшьләр көнен «Беренчеләр хәрәкәте» катнашында оештырачаклар. 

«Яшьләр көнендә булачак һәрнәрсә яшьләр инициативасы, аларның тәкъдиме буенча булачак. Балалар үзләре Яшьләр көне вакытында тематик мәйданчыклар һәм осталык дәресләре оештырачаклар», — дип сөйләде Яшьләр эшләре идарәсе начальнигы вазифаларын башкаручы Фәрит Шәяхмәтов

Хәрәкәтнең тагын бер үзенчәлеге — һәр юнәлешнең остазлары бар. Бу, әлбәттә, киңәшләре белән ярдәм итәргә, белемнәре белән уртаклашырга әзер торучы педагоглар.

«Алар нинди чаралар үткәрергә телиләр, киләчәктә бу хәрәкәтне ничек күрәләр — без аларның фикерләрен ишетергә һәм алар белән бергә кызыклы киләчәк төзергә, алга барырга тиеш», — дип билгеләп үтте «Беренчеләр хәрәкәте»- нең җирле бүлеге рәисе Роза Фәйрушина.

Ә «Беренчеләр хәрәкәте»нең планнары зур. Алар шәһәрнең һәр уку йортында филиалларын ачарга телиләр. Чөнки активистлар фикеренчә, илне һәм дөньяны бары тик бергәләп кенә яхшы якка үзгәртергә мөмкин.

Александр Халин
Фото https://vk. com/ntrtv. сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев