Туган як

Һөнәрләр белән таныштырып

Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте студентлары «Заря» балалар сәламәтләндерү лагеренда төрле һөнәрләр буенча мастер-класслар уздырдылар.

Булачак һөнәрне ничек сайларга? Тормышыңда ни белән шөгыльләнергә теләвеңне ничек аңларга? Көллият студентлары балаларны бу сорауларга җавап табарга өйрәттеләр һәм үз һөнәрләре белән таныштырдылар. Сигез мәйданчыкта викториналар оештырылды, төрле химик тәҗрибәләр күрсәтелде. Малайлар һәм кызлар өчен аерым мәйданда оператор станциясе белән колонналы җайланма урнаштырдылар. 
Мастер-класслар күрсәткәннән соң, балалар махсус оештырылган фотозонада фотога төштеләр. Экспонатлар ролен исә төрле эшче киемнәр кигән студентлар үтәде. Ахырдан барысы да биюдә катнашты. 
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: