Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьлек

«Кешеләр белән аралышырга яратам»

Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар драма театры коллективы яшь артистлар белән ел саен тулыланып тора. Кайберләре сәхнәдә балкый ук башлый, ә кайберләренә үз урыннарын табар, кабыныр өчен, вакыт яки үз роле кирәк. «Кызлар кызык итәләр», "Калдырма, әнием», «Озын-озак балачак» спектакльләрендә телисеңме-теләмисеңме, карашың Рәдис Гариповка туктала, аның хәрәкәтләре, сәхнәдә үз-үзен тотышы тамашачы игътибарын җәлеп итә. Ә күптән түгел ул «Озын-озак» балачак драмасындагы роле өчен «Тантана» премиясе номинантлары исемлегенә кертелгән, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтыннан махсус бүләккә ия булган. Сәләтле яшь актер белән без дә очрашырга булдык

22 яшьлек Рәдис Актаныш районының Усы авылыннан икән. Гаиләләрендә профессиональ артистлар юк, ләкин әтисе кечкенә чагында сәхнәдә чыгыш ясарга хыялланган. Шуңа да Рәдиснең әти-әнисе улларының артист булырга теләвенә киртә куймаганнар, хәтта ярдәм иткәннәр.
– Сәнгать өлкәсенә керткәннәре өчен әти-әниемә мин чиксез рәхмәтлемен. Әнием ягында Алабуга мәдәният агарту институтын тәмамлаучылар, гармунда уйнаучылар бар, әти ягыннан җор телле кешеләр күп, ләкин чын-чынлап сәхнәне сайлаучы бер мин генә булып чыктым, – ди Рәдис.
Әмма егеттә бу һөнәрне сайлау теләге инде үсеп җиткәч кенә туган. Балалар бакчасына йөргәндә тәрбиячеләр кечкенә Рәдисне төрле чараларда кат-наштырганнар, мәктәптә укыганда да, спектакльләргә керткәннәр. Малайда оялу, кыенсыну дигән әйбер булмагач, тартынып тормаган үзе...
5-6 нчы сыйныфта укыганда ул «Йолдызлык» конкурсында катнашкан. Районда сәләтен күреп, үзләренә репетицияләргә чакырганнар. Әтисе Рәдисне көн саен диярлек 40 километр араны узып йөрткән. Аннары үсмер район үзәктәге мәктәптә укыган, соңрак сәләтлеләр мәктәп-интернатында да белем алган, ә 9 нчы сыйныфны тәмамлагач, Алабуганың мәдәният һәм сәнгать көллиятенә кергән.
Тынгы белмәгән егет биредә үзен судагы балык итеп хис иткән. Чаралар алып бара башлаган, банкетларга да алынган – студент кешегә үзен туйдырасы, матур итеп киенәсе килә бит. Өстәвенә, Яр Чаллыга атна саен татарча дискотекалар оештырырга тәкъдим иткәннәр. Мондый тәкъдимнән баш тартып буламы инде?! Рәдис «Чәкчәк-пати» дип аталган бу чараны атна саен оештырган да, алып та барган, бу эшен бүген дә дәвам итә.

Рәдис Гарипов  - Яр Чаллыдагы дискотекада (өстә)


– Мин бит кешеләр белән аралашырга, танышырга яратам. Шуңа да барлык алынган эшләрем уңышлы булгандыр, – дигән фикердә Рәдис.
Көллияттә укыганда, егет блогерлык белән дә мавыгып киткән. Бүгенге көндә Инстаграмда язылучылар саны 23 мең кешедән арткан. Үзен ул «кишер мен» (кишер ире) дип йөртә. Сәбәбе бик гади икән: буе кыска булганга, аңа гомер буе кишер ашарга киңәш итәләр һәм дуслары да «кишер» дип кенә йөртәләр. Шулай итеп «кишер мен» барлыкка килгән. Рәдис үзе әйтүенчә, ул Инстаграмда пародияләр, кызык видеоларны татар телендә беренчеләрдән булып урнаштыра башлаган. Хәзер исә татар блогерлары саны артуына куана.
Инстаграмда Рәдиснең әти-әнисен дә, туганнарын да күрергә була. Авыл тормышы турында кешеләр дә карарга ярата. Якыннарын да әңгәмәдәшем Инстаграм дөньясы белән таныштыра.


Алабуга көллиятен тәмам-лаганда, диплом спектаклен караган режиссерлар Рәдис Гариповны берничә театрга чакырганнар. Ләкин егет һәм тагын берничә курсташы нәкъ менә Түбән Камага килергә булганнар һәм үкенмәгәннәр.
– Дус яшибез, киңәшләшеп эшлибез. Үземнең рольләрем булуына шатланам. Балалар өчен спектакльләрдә дә, олы-ларныкында да уйныйм. «Тантана» премиясе исемлегенә кертелүемне белгәч тә шатландым, димәк, эшемне күрәләр. Рольләремне тамашачы яратсын, истә калдырсын дип уйнарга тырышам. Якыннарым килеп карап утырганнары бар, ошаталар. Бу да минем өчен бик мөһим, – ди Рәдис Гарипов.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев