Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьлек

Күңел күзе белән күреп...

Медицина көллиятенең массаж ясау бүлмәсендә эш кызу – начар күрүче һәм күрмәүче студентлар массаж буенча гамәли дәрестә катнаша. Барлыгы 36 начар күрүче яки күрмәүче студент массаж ясау серләренә төшенә. Һәркем тырышып, алдында яткан кеше аркасын куллары белән «өйрәнә», «укый». Укытучылары һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер, өйрәтеп, күрсәтеп тора. Бу җитди эшләреннән бераз аерып, студентлар белән булачак һөнәрләре турында сөйләшеп алдым.

Алмаз

Алмаз Мәхмүтов – Яр Чаллы егете. Аңа 20 яшь, ул мәктәпне быел гына тәмамлаган әле. Чибәр, кара чәчле, кара күзле, елмаеп кына тора.
– Җиде айлык булып туганмын. «Инку-батор»га («кувез»га – авт.) яткыргач, лампаны кабызганнар, ә күзләремне капламыйча калдырганнар. Нәтиҗәдә, күзләрем «янды», төсләрне аерам, бераз күрәм, ә менә урамда караңгыда йөрү кыенлаша, – дип сөйләде ул, диагнозы турында сорашкач.
Гаиләдә бердәнбер бала булса да, әти-әнисе аны «өф-өф» итеп үстермәгәннәр, үзендә мөстәкыйльлек тәрбияләгәннәр. Түбән Камага да җиңел җибәргәннәр икән. Алмаз атна саен өенә кайтып йөри. Шәһәрдә исә тулай торакта яши.
– Дәресләр бик күп: анатомия һәм массаж теориясе һәм практикасы, татар теле, гигиена... Иң ошаганы массаж, билгеле. Телә-гем – көллиятне тәмамлап, поликлиникага яки хастаханәгә массаж ясаучы булып эшкә урнашу, – дип уртаклашты егет планнары белән.
Лекцияләрне Алмаз дәфтәргә Брайль шрифты белән язып бара. Мин сорагач, букчасыннан дәфтәрен чыгарып, ачып күрсәтте. Битләрне махсус җайланмага кертеп, грифель белән төрткәләп язарга кирәк икән. Лекциянең бер өлешен укып та күрсәтте.
Вакыт аз булса да, төркемдәшләре белән кая да булса барырга, очрашып сөйләшергә, чәй эчәргә мөмкинлек табалар. Әле күптән түгел Кызыл Чишмә янына Кама яр буена барып кайтканнар. 

Гөлназ


Гөлназ Хисмәтуллина Алмаздан җитдирәк. Ул Түбән Камадан, көллиятнең икенче курсында белем ала. Бу студентка инде 44 яшь, ике улы да үсеп җиткән. Гөлназ да бөтенләй күрми түгел, күрә, әмма, нигездә, силуэтларны гына. Беренче белеме буенча ул – хокук белгече, тик менә гомер буе массаж ясарга өйрәнергә хыялланган.
– Уфага барып карадым, әмма алмадылар. Кулларны тикшергәндә, бармакларың бик сыгылмалы, массаж ясасаң, кулларың авыртачак диделәр. Ә мин, чыннан да, фортепьянода уйнарга өйрәнгән идем. Бу хәл 18 ел элек булды. Биредә массаж ясау буенча курслар ачылуы хакында миңа сукырлар җәмгыятендә хәбәр иттеләр. Тәвәккәлләп, кердем һәм бер дә үкенмим, – дип сөйли Гөлназ.
Аның иң яраткан дәресләре – массаж һәм анатомия. Сүз уңаеннан, студентлар классик массаж, дәвалау массажы, кытайча нокталы массаж ясарга өйрәнә. Ә Гөлназ киләчәктә балаларга массаж ясарга тели. Ул шулай ук җырларга ярата, шуңа күрә көллияттә уза торган барлык чараларда да бик теләп катнаша. Өстәвенә ул Брайль буенча уку һәм хатасыз язу ярышларында катнашып, җиңүләр яулый. Бу бәйгеләрне шәһәребезнең сукырлар җәмгыяте оештыра.
Гөлназ гел «бишле»ләргә генә укый һәм югары стипендия ала. 

Иң өлкәненә – 52 яшь...


Студентлар белән сөйләшкәч, укытучылары Владимир Ангариковка да берничә сорау  бирдем. Әйтик, күрмәүче һәм күрүче студентларның массаж ясавында аерма зурмы?
– Гадәттә, студентларга үзебез дә күрсәтәбез, видеоматериаллар карарга бирәбез. Ә болары белән алай эшләп булмый. Кул белән «аңлатабыз», «күрсәтәбез». Атнага берничә тапкыр килеп  дүртәр дәрес эшлибез. Барысы да бик тырыша, – дип мактап алды ул студентларын.
«Шәфкать туташы эше. Медицина массажы» бүлеге мөдире Ләйлә Йосыпова әйтүенчә, студентлар үзләре дә, яше дә төрле. Әйтик иң өлкәненә – 52 яшь тулган. Республикабыздан гына түгел, хәтта Россиянең төрле шәһәреннән киләләр.
– Ел саен 12 «үзенчәлекле» студент кабул итәбез. Хәзерге вакытта 36 кеше белем ала. Әле яңа программа буенча укучылар кабул иткәнче, әзерлек эше зур булды. Укытучыларыбыз белем алды, без көллияттә дә, тулай торакта да студентлар өчен уңайлы шартлар тудырдык. Әмма уку планында аларның сәламәтлекләренә карап, бернинди ташлама каралмаган. Шулай да егетләр-кызлар бик тырышып белем ала, – ди Ләйлә ханым.
Студентлар өчен мондый белем алу – тормышта югалып калмас өчен менә дигән форсат! Өстәвенә, алар массаж буенча бәйгеләрдә дә катнаша. 12 ноябрьдә республикакүләм «Абилимпикс» ярышы булачак. Анда Түбән Кама медицина көллиятенең биш студентыннан тыш, Татарстаннан тагын җиде белгеч катнашачак икән.

Лилия Заһретдинова

Автор фотосы

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X