Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьлек

Имтиханнарны уңышлы тапшырдылар

Агросәнәгать көллиятендә «Автосессия» дип исемләнгән машина йөртү осталыгы буенча конкурс узды. Үзләрен сынап карарга дип, бирегә югары һәм һөнәри уку йортлары студентлары килде.

Конкурс ЮХИДИ бүлеге һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы идарәсе тарафыннан оештырылды. Ул, беренчедән, машина йөртүчеләргә юлда йөрү кагыйдәләрен искәртергә, икенчедән, полигонда йөрү күнекмәләрен ныгытырга ярдәм итте. Студентлар арасында бу бәйге аларда җаваплылык, транспорт чараларын йөртү культурасын тәрбияләргә тиеш. Бу юлы «автосессия» имтиханнарын алты уку йортыннан 25 кеше бирде.
Әлбәттә, сынаулар җиңелләрдән булмады. Беренче этапта компьютерда тестлау узганда, барлык сорауларга дөрес җавапларны өч студент кына бирде. Автодромда исә егетләр машина йөртү күнекмәләрен күрсәтеп, «парковка», «гараж», «змейка», «коридор» һ.б. фигураларны үтәделәр. Ярыш хөкемчесе иң кечкенә ялгышларны да игътибарсыз калдырмады – кайчак нәкъ менә алар юлда зур афәткә китерергә мөмкин! Шулай да, студентларның һәммәсе дә имтиханны бирә алды.
Нәтиҗәдә, Н.В.Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте командасы өченче урын алды, икенче урынга күппрофильле көллият лаек булды, җиңүчеләр итеп В.Г.Тимирясов исемендәге КИУ ның Түбән Кама филиалы игълан ителде. Командаларга истәлекле кубоклар тапшырылды.
Юл кагыйдәләрен белү буенча сорауларга иң тиз һәм дөрес җавап бирүче итеп Алмаз Галимов табылды, икенче урында – Дмитрий Гаврилов, «бронза»га Владислав Дорофеев лаек булды. Автомобильне йөртү буенча иң оста студент –Парвиз Гусейнов, аннан бер минутка гына Булат Хөснетдинов калышты, өченче урында – Рөстәм Борһанов. Шәхси беренчелек буенча беренче урында – Дмитрий Гаврилов, аннары Вадим Кузин һәм Булат Хөснетдинов булдылар.
Җиңүчеләргә медальләр, аккумуляторлар, колонкалар, заряд җайланмалары тапшырдылар. Октябрь башында «Автосессия» шәһәр конкурсында җиңүчеләр Түбән Кама данын республика башкаласында яклар, дип көтелә.
Фото юл хәрәкәте куркынычсызлыгы идарәсе архивыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев