Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьлек

Гөрләтеп уздырдылар

Шәһәребез Яшьләр көнен билгеләп үтте. Бәйрәмгә 20 меңнән артык кеше килгән. Чаралар 13.00 сәгатьтә Нефтехимиклар паркында автотавыш буенча ярышлар белән башланып китте.

Концерт мәйданчыгын исәпкә алмаганда, бу иң яңгыравыклы урын иде. Бирегә җыелган машиналарда зур һәм көчле тавышлы колонкалар урнаштырылган. Әмма конкурс таләпләре буенча, тавыш басымы, сыйфаты да исәпкә алынды.
Аннары яшьләр «Яшел фитнес» мәйданчыгына юнәлде. Күнегүләр ясарга теләүчеләр дә табылды. Сәхнәдә исә күнегүләрне яхшы итеп ясаучыларга бүләкләр таратылды. Иң-иңнәргә фитнес үзәгенә сертификатлар тапшырылды. 
Бәйрәмгә килүчеләр өчен җирле артистлар да чыгыш ясады. Шулай да яшьләр башкаладан махсус чакырылган кунакларны түземсезләнеп көтте. 
Dj Мс 54 ди-джеен  егетләр дә, кызлар да алкышлап каршы алдылар һәм ул куйган көйгә, тартынып тормыйча, кушылып җырладылар һәм биеделәр. Тиздән сәхнәгә Иван Валеев та чыгып, түбәнкамалыларны бәйрәм белән котлады һәм барысы да яратып өлгергән җырларын башкарды. Баксаң, аларны күбесе белә һәм кушылып җырлый башлады. Җырчыны сәхнәдән озак вакыт җибәрмәделәр. Сеня Зомб, Эллаи, Dj Ali дигәннәре дә яшьләрнең күңелләрен күрделәр. Мондый исемнәрне, кушаматларны каян табып бетерәләр диген?!
Кунакларга шәһәребез дә, тамашачылар да бик ошады. Бу хакта алар икенче көнне үк социаль челтәрләрендә язып куйганнар иде. 
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев