Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьлек

Чакыра озын юллар

Түбән Камада чыгарылыш кичәсе узды.

Бер меңнән артык егет һәм кыз Кама яр буенда саубуллашу тантанасында очрашты. Мәгариф идарәсе начальнигы Рамил Гыйниятуллин әйтүенчә, быел сигез укучы БДИны 100 баллга тапшырган: дүрт кеше – рус теле, икесе – география, тагын икесе химия фәне буенча югары нәтиҗәләргә ирешкән. Мәктәпне тәмамлаулары белән яшьләрне шулай ук Түбән Кама мэры Айдар Метшин да котлады.

– Түбән Камада акыллы, батыр йөрәкле, көчле, матур, тәвәккәл егетләр һәм кызлар яши. Бу – сезнең шәһәрегез! Сез уникаль һәм чиксез мөмкинлекләр вакытында яшәп, яхшы белем аласыз һәм файдалы күнекмәләргә ия буласыз. Сәләтләрегезне эшкә җигегез, үзегезгә ышаныгыз. Нинди һөнәр сайласагыз да, чын Кеше, ватанпәрвәрләр булып калыгыз! – дип җиткерде ул теләкләрен.

Быел 11 нчы сыйныфны тәмамлаган 1064 бала зур тормышка аяк атлады, шуларның 144е мәктәпне медальгә тәмамлады. Аерылышу авыр булса да, балалар да, укытучылар да, әтиәниләр дә җырладылар, биеделәр, күңел ачтылар. Бәйрәмнең иң матур мизгеле мәктп вальсы булды, аннары салют яңгырады.

Фото: https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X