Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьлек

Булдыралар!

Түбәнкамалылар яшьләр сәясәте өлкәсендә республикакүләм һөнәри осталык буенча конкурста ике бүләккә лаек булган. Сайлап алу этабыннан соң жюри әгъзалары 129 катнашучыдан финалга 14 кешене генә чыгарган.

Нәтиҗәдә, яшьләр эшләре идарәсе начальнигы Айгөл Аитова һәм «Эйдос» психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәге директоры Екатерина Юртаева үз номинацияләрендә беренче урынны алганнар. Бүләкләрне исә ТР ның яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов тапшырган. 
Түбәнкамалылар әйтүенчә, ике көн дәвамында алар кануннарны белү дәрәҗәсен күрсәткән, проектларын тәкъдим иткән, жюри әгъзалары стратегик планлаштыру һәм идарә итү күнекмәләрен тикшергән.
Шулай ук Татарстанда беренче тапкыр «Бер дулкында» дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсендә премия тапшыру тантанасы да узган. Шәһәребезнең үзиреклеләр җитәкчесе Булат Әюпов – «Ел ачышы», Айгөл Аитова исә «Һөнәргә тугрылык өчен» бүләгенә лаек булганнар

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев