Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьлек

Белемнәрен ныгытыр өчен

13 нче гимназия кызлары «GICamp» чит телләрне өйрәнү лагеренда ял иткәннәр. Белем бирү учреждениесенда төп игътибар чит телләр өйрәнүгә бирелгәнгә, мондый чаралар укучылар өчен бик тә мөһим. Сүз уңаеннан, әлеге лагерь инде җиденче ел рәттән оештырыла.

Укытучылар фикеренчә, мондый атмосфера кызларга телне өстәмә рәвештә үзләштерергә ярдәм итә. Аларга төрекчә, французча, инглизчә укытыла, быел исә лагерьны да инглиз теленә багышларга булганнар. 60 лап кызны өч отрядка бүлгәннәр. Әйдаманнар итеп укытучылары, тәрбиячеләре билгеләнгән. Ярдәмгә гимназияне тәмамлаган кызлар да килгәннәр. Мондый сменаларга чит илдән кунаклар да чакырылуы турында да әйтеп китү  зарур. Америкалы Фил, Дэми һәм Эдвард Татарстан университетларында белем алалар, әмма рус телен начар беләләр. 
Укучылар өчен бу – мөһим практик күнекмә дә әле. Рус телен белмәгән кешегә фикереңне җиткергәндә үзләштергән белем дәрәҗәсе дә күренә. Әмма кызларга инглиз телендә аралашу авыр булмаган, ә менә кунакларының яшәгән урыннары, мәдәниятләре, шөгыльләре турында сөйләүләре зур кызыксындыру тудырган. Аларга шәһәрнең иң матур урыннарын да күрсәткәннәр, музейлар белән таныштырганнар. 
Лагерьнең тагын бер кызыклы өлеше – мастер-класслар һәм башка төрле чаралар. Мәсәлән, быел кызлар «Лазертаг», «Спайдер» һәм батутлар үзәгенә барганнар һәм, әйтергә кирәк, бик канәгать калганнар. Мастер-классларда алар сабын ясарга, төрек ашлары пешерергә, чынаякларны бизәргә өйрәнгәннәр. Кичен исә отрядлар арасында төрле конкурслар уздырылган. Лагерь ябылгач, ел саен «Сабантуй» бәйрәме үтә. Әлбәттә, милли уеннар һәм тәм-томнар белән уза ул. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев