Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьлек

Батыр егет – ил күрке

Түбәнкамалылар Яр Чаллы шәһәрендә «Татар егете – 2021» республикакүләм бәйгесендә катнашып, җиңүгә ирешкән!

Татарстанның төрле төбәкләреннән катнашкан 10 көчле затның икесе шәһәребездән булу да – яхшы күрсәткеч. Егетләрне төрлечә сынаганнар: сораулар биргәннәр, кул көрәше оештырганнар, үзләрен иҗади яктан күрсәтергә дә мөмкинлек биргәннәр. Нәтиҗәдә, Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназия укучысы Таһир Әшрәпов – «Шаян егет», ә КХТИның химия-технология белгечлеге буенча беренче курста белем алучы Дамир Гатиятов «Зирәк егет» номинациясендә иң яхшысы дип табылган.

Дамир Гатиятов: «Моңа кадәр мондый конкурсларда катнашкан булмады, шуңа күрә барысы да кызык. Яңа кешеләр белән таныштым. Номинациядә җиңүем дә минем өчен – зур дәрәҗә».

Таһир Әшрәпов: «Конкурста катнашу бик ошады. Татарстан Президентына пародия дә тамашачылар һәм жюри күңеленә хуш килде, көлделәр. Ә шулай да дулкынландырды. Шуңа күрә киләсе елда да көчемне сынап карамакчы булам».

Фото: https://vk.com/shatlyk_yashlere

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев