Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьлек

Бала күңеленә ачкыч тапсаң...

Шәһәребезнең кино мәктәбе «Милли мультfest» республикакүләм балалар кинофестивалендә катнаша.

Анимацион һәм кыска метражлы фильмнар бәйгесе игълан итүче «Милли мультfest» балалар кинофестивале татар телендә төшерелгән фильмнар гына кабул итә. Шушы көннәрдә, редакциягә кино мәктәбе җитәкчесе Фәнис Кадыйров һәм аның укучысы, 2 нче мәктәпнең 9 нчы сыйныфында белем алучы Алсинә Нурхамәтова килделәр.
«Милли мультfest» бәйгесенә Алсинә Түбән Камада Рамазан ае турында кыска метражлы фильм әзерләгән. Бер ай дәвамында төшерелгән видео нибары 21 минутлык кына калган. Түбәнкамалы анда актриса һәм блогер буларак катнаша. Ул тамашачыларны шәһәребездә узган Рамазан аеның үзенчәлекләре белән таныштыра: беренче тәравих
намазыннан башлап, Үзәк мәчеттә һәм райондагы мәчетләрдә ифтарларның оештырылуы, аларга әзерлек, пешекчеләр белән әңгәмә, такси «Рамазан» турында мәгълүмат бирә.
– Кинога мәхәббәт Фәнис абыйдан. Бу эш, җиңелләрдән түгел, әмма фильмнар конкурста җиңсә, ничек рәхәт! Бик күп фестивальдә катнаштык, Мәскәүдә, Самарада, Саратовта, Санкт-Петербургта Казанда булдык. Бүләкне алудан бигрәк андагы мохиткә «күмелү» онытылмас тәэсирләр калдыра, – ди Алсинә. Кыз спорт белән дә актив шөгыльләнә, өстәвенә, мәктәп президенты вазыйфаларын башкара.
Конкурска фильмны төшерүдә аңа укытучысы, Түбән Кама кино мәктәбе җитәкчесе Фәнис Кадыйров ярдәм итә. Сүз уңаеннан, күптән түгел Алсинәгә Мәскәү өлкәсеннән шалтыратып,«Көллият» сериалында роль тәкъдим иткәннәр, ләкин кыз баш тарткан. Үзе әйтүенчә, бу өлкәдә биш ел«кайнагач», кино төшерү, анда уйнау никадәр авыр хезмәт икәнен ачык аңлаган.
Фәнис Кадыйров шәһәрдәшләребезгә яхшы таныш. Түбән Кама мөхтәсибәте матбугат хезмәтендә хезмәт куеп, еш кына мәчетләрдә узган чаралар турында яза, аларны фотога һәм видеога төшерә. Ә ул нигез салган кино мәктәбенең инде 12 еллык тарихы бар. Бу вакытта шәһәребездә кино мәктәбе ачылуы – уникаль күренеш булган.
– Мин – белемем буенча режиссер, Мәскәүдә М.А.Литовчин исемендәге телевидение һәм радиотапшыру гуманитар институтын тәмамладым. 12 ел элек мәгариф идарәсе начальнигы Равис Шакиров миңа кино мәктәбе ачарга тәкъдим иткәч, каршы килмәдем, 2 нче мәктәптә укучы улым Родион сыйныфына килдем, теләгемне җиткердем һәм шуннан эшемне башлап җибәрдем. Ләкин, хәзерге заман балаларын ни белән дә булса мавыктыру авыр: интернет дөньясы аша алар күпне белә, күрә, күбесе диңгезгә яки чит илгә барган, – ди Фәнис.
Мондый вакытта походлар ярдәмгә килә. Укытучы балалар белән берничә көнгә табигать кочагына китеп бара. Балалар чатырларда яши, бергәләп ашарга пешерәләр, табигать белән якыннан танышалар. Әйтик, быел җәен Фәнис Кадыйров балалар белән Урема күле турында фильм төшергән. Искиткеч матур, түм-түгәрәк бу сулык турында «кратер булуы мөмкин», дигән юрамалар дә бар. Ләкин Фәнис әйтүенчә, бу уйдырма, чөнки күлнең тирәнлеге – тездән генә. Түбән Камадан ике километр ераклыкта урнашкан бу сулыкның тирә-ягы да бик гүзәл икән.
Мондый походлардан кайткач, балалар дөньяга башкача карый башлыйлар: илһам да килә, иҗат итү теләге уяна. Фәнис үзе әйтүенчә, ачлыкның нәрсә икәнен белмәгән кеше, җиләк тәмен тоймас.
Ул шулай ук, Кызыл Чишмә бистәсе мәктәбе балаларын да кино сәнгате белән мавыктыра алган. Әмма шәһәр балалары үткенрәк, тәвәккәлрәк, ә бистә укучылары табигатькә якынрак булгангамы, тыйнаграк һәм йомшаграк икән.
Дистәдән артык ел эчендә Фәнис Кадыйров мәктәбен йөзләрчә бала узган, тик шуларның берничәсе генә кино юлыннан киткән: алар я продюссер, я режиссер, я оператор ярдәмчеләре булып эшли.
– Фәнис абый күңелгә ачкыч таба да, түбәнсетмичә аралаша, җәлеп итә белә. Безгә гел «әти-әниләрегезгә хөрмәт күрсәтегез» дип әйтеп тора. Укытучым китаплар укуга да кызыксыну уята алды. Дөрес, хәзер 9 нчы сыйныфта укыгач, вакытымны күбрәк укуга биреп, имтиханнарга әзерләнәм, – ди Алсинә Нурхәмәтова.
Алсинәгә конкурста уңышлар, Фәнис Кадыйровка сәләтле укучылар күбрәк булуын телибез.

Лилия Заһретдинова

Фото: шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев