Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьлек

Авырлык белән бирелгәне генә истә кала

Шәһәребездәге «Ак Торна» клубы турында мәгълүматка мин социаль челтәрдә юлыктым. Казан инновация университетының Түбән Кама филиалы студентлары җәен вакытны әрәм-шәрәм итми, походларга чыга, тикшеренү эше алып бара, булачак һөнәрләре өчен тәҗрибә туплый. «Ак Торна» университет студентлары һәм аспирантлары туризмы клубы җитәкчесе Вячеслав Мизинов белән таныштым һәм эшчәнлекләре турында тәфсилләбрәк сөйләвен сорадым. Клуб тарихы да, эше дә игътибарга лаек.

Беренче эш кәгазьдә генә теркәлгән

52 яшьлек Вячеслав Михайлович – яшьләр өчен үрнәк. Ул  университетта мәгълүмати тәэмин итү бүлеге начальнигы вазифаларын башкара, башкача әйткәндә, филиалның компьютерлар техникасы өчен җаваплы. Туризм исә – күптәнге мавыгуы. Сүз уңаеннан, походларга хатыны Светлана Валерьевна да чыга икән. 
2010 елда университет студентларыннан Кама Аланы янындагы мәйданнарның туристлык потенциалын бәяләүләрен үтенгәннәр. Кызыклы эштә катнашырга теләүчеләр шактый, әмма туризм күнекмәләре, тәҗрибә Вячеслав Мизиновта гына булганлыгы ачыкланган. 
– Без чатырларда яшәдек, ризыкны учакта пешердек, көн саен яңа участокка барып, аны тикшердек. Ул мәйданнарны файдалану буенча бизнес-план төзедек. Өйрәнү эшендә булачак икътисадчылар, юристлар, психологлар катнашты. Әмма без бу җирләрнең төрле хуҗалыкларга караганлыгын исәпкә алмаганбыз, шуңа күрә проект кәгазьдә генә калды. Шулай да, практик күнекмәләргә ия булдык, берникадәр тәҗрибә тупладык. Димәк, алга таба эшне дәвам итеп була, дип нәтиҗә ясадык. Иң мөһиме – студентларыбызда туризмга кызыксыну уянды. 2011 елда исә клуб оештыру уе туды, – дип башлады сүзен Вячеслав Михайлович. 
Клуб студентларга, нигездә, диплом эше язуда ярдәм итәр өчен оештырылган, алар походларда теоретик белемнәрне гамәлдә кулланырга өйрәнергә, тәҗрибә тупларга тиеш иде.

Исемен студентлар тәкъдим итте...

Клубның исеме башта «МТС йолдызы» булган (нигез салучылар Мизинов, Талипов, Сибгатов фамилияләренең баш хәрефләре), ә «Ак торна» исеме аңа 2014 елда бирелгән. Исем тарихы бик кызыклы. 
Смыловка авылы янындагы елга һәм канал буенда тикшеренү эшләре алып барган студент-экологлар, тарихи документларны укыганда, бер риваятькә һәм каналның өстән төшерелгән фотосурәтенә тап булганнар. Риваятьнең эчтәлеге түбәндәгечә: «Борын-борын заманда Чулман елгасы буенда татар халкы яшәгән. Аның даны еракларга таралган. Ел саен бу урынга торналар очып кайткан. Балалар исә аларның аякларына көмеш кыңгыраулар бәйләгәннәр. Көзен торналар көньякка киткәндә кыңгыраулар чыңы еракка ишетелеп торган. 
Бервакыт Айсылу исемле кызчык, Ак Торна кушаматлы иң матур торнага тасма белән кыңгырау бәйләп озатканда, тасмага уралган. Кыз тасманы чишкәндә, кошкай илгә дошман керүен күреп алган һәм абыйларын ярдәмгә чакыра башлаган, әмма алар бик югарыда булганнар шул инде. Ак Торна да абыйлары артыннан җитез генә һавага күтәрелгән, тик Айсылуны искә төшереп, елап җибәргән. Яшь бөртекләре яңгырга, аннары көчле давылга әйләнгән. Бу давыл дошманның бер өлешен юк иткән, әмма аларның күбесе исән калган. Ак Торнаның абыйлары татар халкы елавын ишетеп, ярдәмгә ашыккан. Торналарның көмеш кыңгырауларын ташлаган урыннарда күлләр хасил булган, ул барлыкка килгән күлләрдә, дошман батып үлгән. Әмма илбасарлар көчле булган. Шулвакыт Ак Торна югары очып, канатларын җәйгән һәм җиргә уктай атылып төшеп, бәрелгән... Җир калтыранып ярылган һәм барлык дошманнарны йоткан. Ак Торна төшеп, бәрелгән урында чокыр барлыкка килгән, Чулман елгасы аны су белән тутырган. Бу урынның, канатларын җәйгән торнага охшаганын күргән кешеләр «Ак Торна» исеме биргәннәр».
– Риваять безгә бик тәэсир итте. Ә аның үзебез яшәгән җирләр турында булуы горурлык тудырды. Ул вакытта походларыбыз күбрәк экологик юнәлештә иде. Студентлар клуб исемен «Ак Торна», дип үзгәртергә тәкъдим итте. Без каршы килмәдек, билгеле. Тикшерүләр хәзерге вакытта өч юнәлеш буенча – Түбән Кама районында һәм Татарстанның Кама аръягында туган якны өйрәнү, экология, туризм юнәлешләре буенча бара, – дип дәвам итте Вячеслав Мизинов.

Бородино кырында тарихи урыныбыз бар

Клубта күпчелек КИУ студентлары шөгыльләнә, әмма биредә башка урыннардан килүчеләрне дә борып җибәрмиләр. Вячеслав Михайлович шәһәребезнең мәктәп укучыларын, студентларын «Ак Торна» эшчәнлеге белән таныштыра. Шуңа күрә кызыксынучылар саны арта бара, мәсәлән, быел беренче һәм икенче сменада мәктәп укучылары да булган, КИУ ны тәмамлаган студентлар да катнашкан. Вячеслав Мизинов әйтүенчә, туган як тарихы белән уртаклашырга теләк көчле, чөнки үзе яшәгән урынның тарихын белгән, ватаны белән горурланган кешедән ватанпәрвәр үсеп чыга! Ә горурланырга нигез бар.
– Хәзерге вакытта клуб эшчәнлеге ике төрле юнәлештә бара. Беренчедән, Түбән Кама районының эчке туризмы үсеше. Күптән түгел «Татнефть» гамәви җәмгыяте «Ял көне маршруты» проектына грант тапшырды. Түбәнкамалылар ял көннәрендә безнең белән районның иң гүзәл урыннары буенча 15-20 километр араны җәяү узып, без чистарткан чишмәләрдән су эчә, саф һава сулый, тарих белән очраша, – дип аңлата клуб җитәкчесе. 
Икенче, ватанпәрвәрлек юнәлеше 1731 елда нигез салынган 31 нче пехота Алексопольск полкы тарихы белән бәйле. Кайчандыр безнең яклардан Россия дәүләте чиге узган.  Бу хакта Вячаслав Мизинов ел саен үткәрелә торган Бородино сугышын тергезү чарасында белгән. Студентлар анда литва уланнары киеменнән барганнар. Чараны оештыручыларның берсе аларның Татарстаннан, Кама аръягыннан икәнен белгәч, «Бородино кырында үзегезнең тарихи урыныгыз бар бит. Багратион ныгытмаларында тулысынча диярлек 31 нче  Алексопольск полкы һәлак булган. Андагы солдатлар Кама аръягыннан җыелган», – дигән.
– Ул сүзләрдән соң ниләр кичергәнемне аңлый аласызмы?! Боларны аңлар, тояр өчен Бородино сугышы вакыйгаларын тергезүдә катнашырга кирәк. Студентларым «Багратион ныгытмалары»нда Алексопольск полкы солдаты киемендә үз илен «яклады». Бу сугышта Афанас авылы кешесе катнашканы төгәл билгеле. Болар – безнең якташларыбыз, безнең тарихыбыз, – ди Вячеслав Михайлович. 

Менә дигән тәҗрибә!

Быел «Ак Торна» фәнни-тикшеренү эшчәнлеге өч сменада үткән. Беренчесендә туган якны өйрәнү юнәлеше буенча катнашканнар. Егетләр һәм кызлар җитәкчеләре белән Зәйдәге космоска очып, Кама аръягы җиренә төшкән эт һәйкәлен, Акташ упкынын (космоска таба караучы «фирәзә күз») күргәннәр, шулай ук Кама аръягы саклану линиясен өйрәнгәннәр, Шешма ныгытмасы авылларына һәм Яңа Чишмә шәһәренә барганнар. «Ял көне маршруты»ның, икенче туристик сменасында Ширәмәт, Болгар, Смыловка авылларында эшләгәннәр:  Болгардагы «Әниләр чишмәсе» һәм Смыловкадагы «Ак Торна» чишмәләрен тәртипкә китерүне дәвам иткәннәр. Киләсе елда Ширәмәт авылындагы «Матов ключ» чишмәсен чистартырга планлаштыралар. Өченче смена фәнни юнәлештә булган. Студентлар Чистай районына барып, туризмны үстерү форумында катнашканнар, тәҗрибәләре белән уртаклашканнар, яңа күнекмәләргә өйрәнеп кайтканнар.
– Спорт туризмы күзлегеннән караганда, без бик яхшы шартларда яшибез, әмма безнең төп эшчәнлегебез тикшеренү һәм өйрәнү икәнен онытмаска кирәк.  Мин төрле авылларда проектлар тәкъдим итеп карасам да, алар, нишләптер, миңа гына кирәк булып чыкты. Ә Сухрау авыл җирлеге башлыгы Ришат Галимов һәрбер тәкъдимне бик теләп кабул итә, ярдәменнән калдырмый. Киләчәктә туристлар өчен чатырлы җәйге лагерь, ГТО нормаларына туры китереп, туристлык маршруты да төзербез, дип уйлыйм, – дип аңлата Вячеслав Мизинов. 
Судентлар да, укытучылары да чатырларда яши, чишмәдә су коена, волейбол уйный. Тәмле ашларны Светлана Валерьевна пешерә. Яшьләр учак янында озак утырырга яратсалар да, җитәкчеләре иртүк торгыза, күп йөрергә туры килә, әмма беркем дә зарланмый. «Ак Торна» җитәкчесе фикеренчә, поход җиңел үтсә, истә калмый. Ә менә көч, тырышлык таләп иткәне, авырлык белән бирелгәне беркайчан онытылмый. Икенче яктан, тормышта кирәге чыгачак менә дигән тәҗрибә дә әле ул!  
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА. 
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев