Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьлек

Җаваплылык тәрбияләнә

Җирле хәрби комиссариат Татарстан кадет корпусында, армиядән кайткан егетләр белән очрашу оештырган.

Владимир Карпухин әйтүенчә, армия ир-егеттән чын ир ясый. «Дөрес, төрле хәлләр була, әмма, барысы да чыныктыра гына», – дип саный ул. Үзе Преображение полкында хезмәт иткән, төрле тантаналарда катнашкан, хәтта Никарагуа республикасы юбилеена барып кайткан.
Башка егетләр дә, армия кешеләрдә җаваплылык, ир-атларга хас сыйфатлар тәрбияли, дигән фикердә. «Мин Калининградта, Хәрби-Диңгез гаскәрләрендә хезмәт иттем. Кайткач та, йокыдан торуга ук караватымны җыештырып куюымны күргән әни, башта нык гаҗәпләнә иде. Әти дә «тормышка карашың үзгәреп, төплерәк булып кайттың», – диде», – ди Сухраб Пириев.

Фото e-nkama.ru cайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев