Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Хокукларыңны беләсеңме?

Яңа сатып алынган әйбер ватылса, аны кире кибеткә алып килеп, акчагызны кайтарырга сорыйсыз.

Мөрәҗәгатегезне кире каксалар, кая барырга? ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына. 

Дәгъва белдерергә хокуклы 
Илдар ишегалдындагы чирәмне кисәр өчен бензин триммеры сатып алган. Җиңнәрен күтәреп, эшкә керешкән иде, өр-яңа машина шылт итте дә, сүнде. Борып-борып карады аны ир-ат — триммер кабынырга теләмәде. Сатып алынганнан ике атна үтмәсә, товарны кире кибеткә кайтарып булганын Илдар хәтерли иде. Шуңа өметләнеп ир-ат кибеткә юл тотты. Сатучы аны елмаеп каршы алды, триммер аның кулында да тавыш чыгармады. «Безгә тикшерү үткәрергә кирәк», — дип товарны алып калдылар.

Берничә көн үтте. Илдарга кибеттән хәбәр килде: «Триммер ватык түгел, бар өлешләре дә рәттә, яхшы эшли, акчагызны кире кайтара алмыйбыз!» Түбәнкамалы мондый җавап белән канәгать булмаганга, Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итте. Анда аңа болай итеп аңлаттылар: 

«Әгәр техник яктан катлаулы булган товарда кулланучыга тапшырылганнан соң унбиш көн эчендә кимчелекләре ачыкланса, сатып алучы аны кайтарырга һәм аның өчен түләнгән сумманы кире кайтаруны яисә башка маркалы (модельле, артикуллы) товарга алыштыруны таләп итәргә хокуклы. Товар җитешсезлекләренең килеп чыгу сәбәпләре турындагы бәхәс очрагында сатучы (җитештерүче), вәкаләтле оешма яисә вәкаләтле шәхси эшмәкәр, импортер товарга үз хисабына экспертиза үткәрергә тиеш. Кулланучы товарга экспертиза үткәргәндә катнашырга һәм аның нәтиҗәләре белән килешмәгән очракта мондый экспертиза бәяләмәсенә суд тәртибендә дәгъва белдерергә хокуклы» 

Көне-сәгате билгеле булмаса 
Кадрия баллы тәм-томнар ярата. Күңеле начар булганда, кибеткә кереп, үз-үзенә торт сатып алу да бәхетле итә иде аны. Шулай бер көнне ул яраткан «Наполеон» сыз калды, чөнки аның тартмасында кайчан пешерелгәне көне дә, сәгате дә куелмаган иде. «Анда булган ингредиентлар арасында тиз бозыла торган әйберләр дә бар бит. Мин аны ашап, агулансам, нишләргә? Бу ни дәрәҗәдә законлы?» — дип уйланды хатын-кыз. Бу сорауларга җавапны эзләп, түбәнкамалы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына мөрәҗәгать итте. Анда аңа болай аңлаттылар: 

«Бу закон бозу. Азык-төлек продукциясен маркировкалауга таләпләр түбәндәге документлар белән регламентлана: «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы, товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре «ГОСТ Р 51074-2003, Россия Федерациясенең Милли стандарты, азык продуктлары, кулланучы өчен мәгълүмат, гомуми таләпләр». Кулланучы сайлауның дөреслеге турыдан туры товарлар турындагы мәгълүматның дөреслегенә бәйле. Нәкъ менә шуңа күрә «кулланучылар хокукларын яклау турында» гы Законның 10 маддәсе сатучыларга, җитештерүчеләргә һәм башкаручыларга тиешле мәгълүматны вакытында бирү бурычын йөкли».

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев