Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ватанны сакларга кирәк

Махсус хәрби операция зонасына ул балачак дусты белән китә.


«Бездә барлык артиллеристлар да үзләренең позывнойларын туган шәһәрләрендәге елгалар исемнәре буенча алганнар. Бездә Кама шаулап ага, шуңа күрә мине шулай дип атыйлар да инде», — дип аңлатты сугышчы, корреспондентка елмаеп. Узган елның апрелендә 27 яшьлек ир-ат контрактка кул куйган. Хәзер ул ялга дип туган ягына кайтты. 

Читтә калырга ярамый
Махсус хәрби операция зонасына ул балачак дусты белән китә. «Башкалар илебезне саклаганда, читтә калырга ярамый. Шуңа күрә мин дә махсус хәрби операция зонасына барырга карар кылдым. Ватаным алдындагы бурычымны үтәсем, улыма киләчәктә таяныч буласым килә. Бу минем тормышымның төп максаты», — дип сөйләде сугышчы. «Кама» кайтуына атна ярым вакыт узды инде, тиздән ул яңадан Россия мәнфәгатьләрен якларга китәчәк. «Махсус хәрби операция зонасында булганда, безне йорт белән бәйле бөтен нәрсә сөендерә: балалар, туганнар, дуслар. Һәр хәбәр күңелне һәм йөрәкне җылыта. Куйган бурычларны ничек кенә булса да үтәргә кирәк, шуңа күрә безнең өчен ярдәмнең һәр бөртеге мөһим», — дип белдерде түбәнкамалы. Аның күкрәгендә Жуков һәм Махсус хәрби операция катнашучысы медалләре ялтырый. Алар батырлык һәм фидакарьлек өчен бирелә. «Жуков медален безгә узган елның көзендә бирделәр, «өч җиделекне» (гаубицалар) һәм Хаймарс җайланмаларын (тәгәрмәчле шассида залп утының реактив системасын) юк иткән өчен. Махсус хәрби операция медален бу җәйдә алдым», — диде «Кама» оялып кына. 

Түбәнкамалы отделение белән командалык итә, үзенең остазы итеп дивизион командирын саный. «Мин аңа тиң булырга омтылам. Минем өчен бу бик мөһим. Хезмәт итәргә һәм үз Ватаныңны сакларга кирәк. Исегездә тотыгыз, моны бездән башка беркем дә эшләмәячәк!», — дип сөйләде сугышчы. 

Шулай ук «Кама» тыл эшен билгеләп үтте: гуманитар йөк һәм халыкның ярдәме аларга көч һәм ярдәм биреп тора. «Һәр кертем, һәр тиен — бик мөһим. Мин аз акча эшли торган, әмма булдыра алганча ярдәм итәргә тырышкан кешеләрне беләм. Менә шундый бездә бердәм халык!», — диде «Кама» әңгәмә ахырында. 

Җиңүгә үз өлешеңне керт 
Чыннан да, түбәнкамалылар тарафыннан зур эш алып барыла. «Гуманитарка. Татарстан» группасы сугышчыларга азык-төлек, дарулар, барлык кирәкле әйберләр һәм автомобильләр белән посылкалар җибәрә. Озакламый инде утызынчы машина китәргә тиеш. Аны Түбән Кама районында яшәүче Мишиннар гаиләсе сатып алган. Сүз уңаеннан, алар тарафыннан солдатларга җибәргән икенче автомобиль. Беренче УАЗ хәзер махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче табибларга ярдәм итә. 

НТР хезмәткәрләре дә читтә калмый. Видеооператор Максим Липин машина тәгәрмәчләрне тапшырган. «Мин моңа кадәр дә булышып тордым. Егетләребез өчен әйберләр, кием-салым җибәрдем. Волонтерларга коры душ ясау өчен материаллар алып кайттым. Минемчә, һәркем җиңүгә үз өлешен кертергә тиеш. Әгәр сездә кулланмаган яхшы әйберләр бар икән, аларны Химиклар, 72б адресы буенча гуманитар йөк кабул итү пунктына алып килә аласыз», — дип сөйләде Максим хәбәрчегә. 

Әйтеп китәргә кирәк, бу пункт махсус хәрби операция башланганнан бирле түбәнкамалыларның йөрәкләрен берләштерүче үзәккә әверелде. Безнең солдатларга ярдәм итәргә теләгән һәркем: дымлы салфеткалар, термобелье, балалардан рәсемнәр, киемсалым, аяк киеме, медикаментлар, коры душ, кул кремнары һәм сабын, оекбашлар, буяулар, перчаткалар, азык-төлек һәм башка бик күп әйберләр алып килә.

Шунда ук һәр шимбә солдатлар өчен исән калу беләзекләрен үрү буенча мастер-класс үткәрелә. «Бу биш метр озынлыктагы бау безнең егетләрнең гомерләрен саклап кала, дип күптән ишеткән идек без. 100 дән артык данә үрдек инде, аларны шәхсән солдатлар кулына тапшырабыз. Мастер-классларга микрорайонда яшәүчеләр, балалар, төрле оешма хезмәткәрләре килә», — дип аңлатты мастер-классны оештыручы Лариса Орлова. 

Исән калу беләзекләрен үрергә түбәнкамалы Любовь Фокина өйрәтә, ул үзе бер ай элек кенә гуманитар йөк кабул итү пунктына килгән икән. «Телевизордан бер волонтерның: «Барысы да махсус хәрби операция тәмамлануын көтә. Ә ул бетсен өчен син нәрсә эшләдең?», — дип сөйләвен ишеттем. Башыма суккандай булды, чыннан да, ә мин нәрсә белән ярдәм иттем. Шулай итеп волонтер булдым. Бер беләзек ясау өчен нибары 20 минут вакыт кирәк. Аның каравы, бу кечкенә аксессуар кемнеңдер гомерен коткарачак», — дип сөйләде хатын-кыз. 

Бу беләзекләрне үрергә сез дә өйрәнә аласыз, кадерле укучылар. Шимбә көннәрендә 12.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Химиклар, 72б буенча урнашкан гуманитар ярдәм кабул итү пунктына микрорайонның иҗтимагый үзәгенә килегез.

Фотоларны волонтерлар бирде

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев