V «Татар сүзе» нәфис сүз бәйгесендә иң күп сайланган авторларны атадылар
Быел бәйгегә 4500 гариза килгән.
Бүген «Татар-информ» да узган матбугат очрашуында V «Татар сүзе» халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең финалы турында сөйләштеләр. Бәйгенең жюри әгъзасы, Татарстанның халык артисты Ирек Хафизов 2025 елда катнашучылар тарафыннан сайланган иң популяр авторларны билгеләп үтте.
«Әлбәттә беренче чиратта Габдулла Тукай, Муса Җәлил, классик шагыйрьләребез. Шулай ук Роберт Миңнуллин, Шәүкәт Галиев, Йолдыз Шәрәпова иҗатлары бик популяр. Яшь язучыларыбызны да бик күпләп укыганнарын күрдек. Ләкин күбрәк классик шагыйрьләргә мөрәҗәгать итәләр», — дип искәртте ул.
«Татар сүзе» халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесе быел бишенче тапкыр үткәрелә. Бәйге Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Татарстан — Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе тарафыннан оештырыла һәм телевизион проект буларак тормышка ашырыла.
Быел бәйгегә 4500 гариза килгән. Жюри әгъзалары алар арасыннан 38 җиңүчене билгеләгән. Җиңүчеләр үзара 2 миллион сум премиаль фондны бүлешә. Бәйгегә Татарстанның барлык районнарыннан, Россиянең төрле төбәкләреннән, Казахстан, Беларусь, Төркиядән дә гаризалар килгән. Иң яшь катнашучыга 2, иң олысына 100 яшь.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев