Урман хуҗалыгы министрлыгында учак ягуны һәм чүп яндыруны тыю турында искәрттеләр
Татарстанда янгынга каршы махсус режим гамәлдә.
Ел башыннан Татарстанда 343 термонокта теркәлгән һәм урман янында 291 янгын чыккан. Әлеге саннар узган елгы күрсәткечләрдән дүрт тапкырга артыграк. Бу атнада җылыну сәбәпле, вазгыять катлауланырга мөмкин. «Татар-информ» агентлыгына ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтендә шул хакта хәбәр иттеләр.
«Татарстанда янгынга каршы махсус режим гамәлдә. Республикада учак ягу, коры үлән һәм чүп-чар яндыру тыелган», — дип искәртте ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Әнәс Сөнгатуллин.
Бу атна ахырында төбәк халкын Җиңү көнен бәйрәм итү уңаеннан өстәмә ял көннәре көтә. Кешеләр буш вакытларын табигатьтә үткәрергә, урман янындагы сулыкларга ял итәргә чыгарга ярата.
«Барлык татарстанлыларны да кагыйдәләрне үтәргә сорыйбыз, бигрәк тә Май бәйрәмнәренең икенче яртысы алдыннан», — дип өстәде Сөнгатуллин.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев