Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

«Тукай турында тагын да күбрәк белдек»

Апрель аенда ел саен Тукайга багышланган укулар, конкурслар үткәрелә.

 

Габдулла Тукай! Нинди бөек, зур, даһи исем! Ул исем бер кеше тормышын гына түгел, ә халык, милләт, ил, тел язмышын да үз эченә алган. Габдулла Тукай — татар халкының горурлыгы. 

Габдулла Тукайның әсәрләре һәр кешене гомере буе озатып бара. Ул язган шигырь-хикәяләрдәге персонажлар халык күңеленә якын һәм халыкнын уй-фикерләре, хистойгылары белән туры килә. Бүген Тукайның 139 еллыгын бәйрәм иткәндә дә, ул язганнар актуаль, тормышчан булып кала. Өч дистә елга да тулмаган гомере эчендә күпме иҗат җимешләре бүләк иткән ул! 

Апрель аенда ел саен Тукайга багышланган укулар, конкурслар үткәрелә. «Берегиня» клубы пенсионерлары беркайчан да алардан читтә калмый. Без — өлкән яшьтәге кешеләр — Тукайның «Эшкә өндәү» шигырен күңелләребезгә бик яхшы сеңдергән буын. Татар теле атналыгы уңаеннан, 25 апрель көнне бергә жыелып, Тукайга багышланган әдәби кичәбезне татар телендә алып бардык. 

«Мирас» мәдәният йорты администрациясе, методистлары, «Берегиня» клубы активистлары ярдәмендә Тукай әсәрләреннән күргәзмә оештырылды, шагыйрьнең төрле вакытлардагы фоторәсемнәре экранда күрсәтелде. Бер сәгать ярымга сузылган кичәбездә җыелучыларны шагыйрьнен биографиясе, иҗаты, биш очрашуга сузылган мәхәббәт тарихы, аның үлеме турында аз беленгән жиде факт белән таныштырылды. 

Үз чиратында һәрбер кеше Тукайның шигырьләрен сәнгатьле итеп, яратып сөйләделәр. «Мирас» мәдәният йорты директоры Роза Хәсәнова үзе дә шигырьләр сөйләп, кичәне алып барырга безгә уңай шартлар тудырды. Кичәбез Г. Тукайның «Туган тел» жырын күмәкләшеп башкару белән тәмамланды.

Земфира Рәхимова, «Берегиня» клубы житәкчесе, хезмәт ветераны
отода: З. Рәхимова / Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев