Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

«Туган як»ка язылу башланды

Киләсе яртыеллыкта «Туган як» газетасын өегезгә алдыру 1080 сум булачак.

1 сентябрьдән, киләсе 2026 елның беренче яртысына матбугат чараларына, шул исәптән «Туган як» газетасына да, язылу кампаниясе башланды. 

Бу яртыеллыкта «Туган як» газетасын өегезгә алдыру 1080 сум булачак. 

Редакциянең үзенә килеп, альтернатив язылучылар (эш урыннарына, мәктәпләргә, балалар бакчаларына һ.б. урыннарга китерә торган итеп) 750 сумнан, "Туган як«ны редакциянең үзенә килеп алучылар 700 сумнан языла. 

Ярдәм итәргә теләсәгез 
Кабат шунысын да искәртәбез: инвалидларны, пенсионерларны «Туган як» газетасына яздыруда ярдәм итәргә теләүчеләр булса, бу эш һәр елдагыча дәвам итә — язылу кампаниясе барышында, милли җанлы эшмәкәрләр, җитәкчеләр хәйрия тәртибендә, үз исәпләреннән, мохтаҗларны газетага яздыра алалар. Ветераннар йорты, «Без бергә» хәйрия оешмасы, «Шәфкатьлелек» үзәге, «Веста» гаиләгә, балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге һ.б. оешмалар әгъзалары нәкъ менә шундый мәрхәмәтле кешеләр ярдәме белән «Туган як» ны өйләренә алдыра һәм ярты ел дәвамында, ел ахырына кадәр, шәһәребездә, районыбызда, республикада булган яңалыкларны укый ала.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев