Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

«Туган як» газетасына язылып калырга ашыгыгыз

Газетаның узган саннарында 2026 елның беренче яртыеллыгына «Туган як»ка язылу кампаниясе башлануы турында хәбәр иткән идек.

Бу атна башында хакимият бинасында, «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсе башланыр алдыннан, җитәкчеләрне җирле газеталарга, шул исәптән «Туган як»ка да, яздыру оештырылды. Чират торып язылмасалар да, ел саен газетабызга тугрылык саклаучы язылучыларыбыз байтак әле. Бу көнне дә «Туган як»ка иң беренчеләрдән булып хөрмәтле шәһәрдәшебез Фирдәвис Ханов язылды. Аның артыннан шәһәр мәгариф бүлеге начальнигы Айдар Гарифуллин, Территориаль иҗтимагый үзидарә советы рәисе Рәхилә Корбангалиева һ.б. бу кирәкле эшкә кушылды. 

Яшь буын тулысынча кесә телефоннарына, смартфоннарга, айфоннарга күчеп барган заманда, әлбәттә, чират торып матбугатка язылучылар юк инде. Шул ук вакытта, ел саен тугрылыклы язылучыларыбыз булу — шатлыклы вакыйга. Фирдәвис Гайнетҗан улы шул хакта фикерен белдереп: «Мин һәрчак шәһәр-район һәм республика яңалыкларын басма мәгълүмат чараларыннан укып белергә тырышам. Аның икенче ягы да бар: үзебез яшь буынга: «Татарча укыгыз, татар телен саклыйк», — дип акыл өйрәтеп, үзебез татар газетасына язылмасак, аны укымасак, нәрсә була инде ул?!» — диде. Ул һәм аның кебек уңай фикердәге милләттәшләребез мең тапкыр хаклы. Телең сөйләп тә, үзең шуны үтәмисең икән, милләтебезгә аннан ни файда? 

Шул ук вакытта, әлегә бөтен кеше дә электрон мәгълүмат чараларына күчеп бетә алмый бит. Чөнки газета укучыларның күпчелеген өлкән кешеләр тәшкил итә. Алар исә телефоннарын үзара аралашу чарасы буларак кына кулланалар һәм, әлбәттә, мәгълүматны газеталардан укуны кулай күрәләр. Шулай булгач, басма мәгълүмат чараларына ягъни газета-журналларга да ихтыяҗ бар, дигән сүз. Бүгенге көндә «Туган як»ны яздырып алучылар да, нигездә, нәкъ менә шулар. 

Хөрмәтле газета укучыларыбыз, газетага язылу дәвам итә. Әйдәгез, шәһәрбездә чыга торган милли мәгълүмат чарасыннан — «Туган як»тан аерылмыйк. Язылу кампаниясе тәмамланганны көтмичә, аңа хәзер үк, бүген үк язылып куйыйк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев