Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбәнкамалыларны «Калдыкларны — керемгә!» экологик акциясенә чакыралар

Чара калдыкларны аерып җыюны һәм әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәтне популярлаштыруга юнәлдерелгән.

Түбән Камада 12 сентябрьдә икенчел чимал җыю буенча «Калдыкларны — керемгә!» масштаблы экологик акциясе узачак. Чара калдыкларны аерып җыюны һәм әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәтне популярлаштыруга юнәлдерелгән.

Акция 12:10 дән 15:20 гә кадәр шәһәрнең биш ноктасында узачак:

  • 12:10 — 12:40 — Красный Ключ бистәсендәге «Мирас» мәдәният сарае;
  • 12:50 — 13: 20 — «Бызово» базары янындагы парковка;
  • 13:30 — 14:00 — «Ковер» яшьләр үзәге (Мәктәп бульвары, 7/2);
  • 14:10 — 14:40 — «Эссен» сәүдә үзәге янында Төзүчеләр проспекты буенча парковка;
  • 14:50 — 15:20 — «Сити Молл» сәүдә үзәге парковкасы.

Шәһәр халкы макулатура (иске китаплар, ялтыравык журналлар, картон, газеталар, ак кәгазь), пластик шешәләр, полиэтилен һәм алюминий банкалар тапшыра ала. Мөһим шарт — үлчәү өчен макулатура яхшы итеп төрелгән булырга тиеш. Калдыкларны каблу итү бәяләре:

  • архив (китаплар, журналлар, газеталар), картон — килосы 7 сум;
  • ПЭТ-шешәләр һәм полиэтилен — килосы 10 сум;
  • алюминий банкалар — килосы 30 сум.

Оештыручылар битараф булмаган барлык гражданнарны акциядә катнашырга һәм әйләнә-тирә мохитне саклауга өлеш кертергә чакыра.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев