Түбәнкамалыларга тантаналы линейкаларда чикләүләрнең сәбәбен аңлаттылар
Түбән Камада 24 майда узачак соңгы кыңгырау бәйрәменә әзерләнәләр.
Социаль челтәрләрдә дүртенче сыйныф укучыларының кайбер ата-аналары бу чарада һәр укучы гаиләсеннән бер генә кеше (әтисе яки әнисе) катнаша алуына борчылуларын белдерде.
Түбән Кама мәгариф идарәсе матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, бу киңәшләр тантаналы линейкага баруга гына кагыла, һәм алар актлар залының сыйдырышлыгы һәм янгын куркынычсызлыгы нормалары белән бәйле.
«Тантаналы линейкадан соң шулай ук һәр сыйныфта үз чаралары узачак. Алар буенча килүдә чикләүләр юк», — дип билгеләп үттеләр идарәдә.
Моннан тыш, тантаналы линейканы уздыру турындагы барлык мәсьәләләр турында ата-аналар җыелышларында дүртенче сыйныф параллельләрендә фикер алышырга мөмкин, дип билгеләп үтелде.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев