Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбәнкамалыларга Прости мәктәбендә ремонтның ничек баруын күрсәттеләр

Мәктәпнең яңартылган инфраструктурасы укучылар өчен дә, педагоглар өчен дә шартларны яхшыртачак.

Түбән Кама районында Прости мәктәбен яңарту буенча актив эш алып барыла.

Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, капиталь ремонт кысаларында җылыту системасын һәм инженерлык коммуникацияләрен яңарталар, бинаның фасадын тәртипкә китерәләр, шулай ук уку һәм башка бүлмәләрне ремонтлыйлар.

Төзелеш эшләреннән тыш, уку процессын уңайлырак һәм нәтиҗәлерәк итү өчен, мәктәпне заманча җиһазлар белән тәэмин итәчәкләр. Әлеге чаралар заманча стандартларга туры килә торган имин һәм уңайлы белем бирү мохите булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

Мәктәпнең яңартылган инфраструктурасы укучылар өчен дә, педагоглар өчен дә шартларны яхшыртачак, районда белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә ярдәм итәчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев