Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбәнкамалылар хакатон барышында укуга кызыксыну уята торган кушымта эшләгән

Чара Түбән Камада IT-юнәлешне популярлаштыру максатыннан оештырылган.

Түбән Камада 24 нче лицей-интернат базасында беренче «Хакатон Ли24» ярышлары узды.

Шәһәр администрациясенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, чара Түбән Камада IT-юнәлешне популярлаштыру максатыннан оештырылган.

Ике көн дәвамында шәһәрнең төрле мәктәпләреннән йөзгә якын укучы өчәр кешелек командага берләште. Алар алдында укуга мотивацияне арттырачак кушымтаны эшләү бурычы куелды.

«Катнашучылар уникаль программалар һәм ботлар булдыру өстендә эшләде, үзләренең осталыкларын һәм креативлыкларын күрсәтте», — дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.

Хакатон яшь талантлар өчен үзләрен күрсәтү, тәҗрибә уртаклашу һәм мәгълүмати технологияләр өлкәсендә яңа танышулар булдыру мөмкинлеге булды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев