Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбәнкамалылар өчен җәйге лагерьларга юллама бәяләре билгеле булды

Беренче сменалар инде 29 майдан эшли башлый.

2025 елда 4 меңгә якын бала Түбән Каманың мәктәп яны лагерьларында ял итә алачак. Беренче сменалар инде 29 майдан эшли башлый.

Мәктәп яны лагерена бер юлламаның бәясе 5,4 мең сум тәшкил итә — ата-аналар бу сумманың 15 процентын гына түли, бу 817 сум. МХОда катнашучыларның 234 баласы мәктәп яны лагерена җирле бюджет хисабына бушлай барачак.

Моннан тыш, хезмәт һәм ял лагерьлары оештырыла, шулай ук «Азимут», «Роза ветров» һәм «КвантумКемп» дип аталган 100 кешегә исәпләнгән палаткалы лагерьлар булачак.

«Җәйге каникул чорында 27 мәктәп яны лагеренда 3,9 мең, ә хезмәт һәм ял лагерьларында 700 баланы кабул итү планлаштырыла. Мәктәп яны лагеренда смена 21 көн, хезмәт һәм ял лагеренда 18 көн дәвам итә», — дип аңлатты Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Айзирәк Рамазанова.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев