Түбәнкамалылар «Гаилә» паркы һәм Вахитов проспектындагы яңа сквер буйлап 10 мең адым үттеләр
Акция Бөтендөнья йөрәк көненә багышланган иде.
Түбән Камада 27 сентябрьдә җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге белгечләре сәламәтлек саклау идарәсе белән берлектә «Тормышка таба 10 мең адым» сәламәтләндерү акциясе үткәрделәр.
Анда катнашучылар «Гаилә» паркы аллеялары һәм яңа сквер буйлап үттеләр. Старт алдыннан медицина көллияте укытучысы Лариса Архипова алар өчен биюләр һәм күнегүләр белән разминка үткәрде.
Шулай ук акциядә теләгән һәркем кан басымын, кандагы кислород дәрәҗәсен үлчи, ВИЧка анализ тапшыра алды.
Акция Бөтендөнья йөрәк көненә багышланган иде.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев