Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Каманың Вокзал урамындагы 38 нче йортта яңартылган ишегалды ачылды

Ул «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында үткәрелде.

Өстәл уеннары, мастер-класслар, спорт ярышлары — Түбән Каманың Вокзал урамындагы 38 нче йорт ишегалдындагы бәйрәмдә балаларны шатландырырлык активлыклар күп иде. Әмма барыннан да бигрәк аларны яңа балалар мәйданчыгы шатландырды.

Монда эшкә май башында ук керешкәннәр. Биредә көтеп алынган балалар мәйданчыгы, тренажерлар урнаштырганнар.

Төзүчеләргә аеруча актив ярдәм иткән кешеләргә рәхмәт хатлары тапшырылды.

Бу ишегалдында ремонт «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында үткәрелгән. Программа 2020 елда старт алды. Бу вакыт эчендә Түбән Камада 400гә якын йорт яны территориясе яңартылды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев