Түбән Каманың Төзүчеләр бистәсендә яңартылган медицина пункты ачылды
Үзәк урамындагы медпунктта ашыгыч медицина ярдәме алырга, гриппка каршы прививка ясатырга, диспансеризация һәм һөнәри карау узарга мөмкин.
Түбән Каманың Төзүчеләр бистәсендә 1 сентябрьдән «Патриот» үзәгендә яңартылган медицина пункты эшли башлады. Бу Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының уртак тырышлыгы, җирле халык мөрәҗәгатьләре һәм Түбән Кама РҮХ баш табибы Сергей Мерясев ярдәме белән мөмкин булды.
Үзәк урамындагы медпунктта ашыгыч медицина ярдәме алырга, гриппка каршы прививка ясатырга, диспансеризация һәм һөнәри карау узарга мөмкин.
Пациентларны фельдшер Наталья Лахомова кабул итә. Медицина пункты эш көннәрендә 8:00 дән 15:48 гә кадәр эшли.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев