Түбән Каманың мактаулы гражданины Вадим Зыятдинов вафат
Вадим Ханович 56 ел гомерен төзелеш эшенә багышлаган.
9 майда төзелеш тармагы ветераны, җәмәгать эшлеклесе, Түбән Каманың мактаулы гражданины Вадим Зиатдинов 80 яшендә вафат булды.
Вадим Ханович 56 ел гомерен төзелешкә багышлаган. Үз юлын 1967 елда армиядә хезмәт иткәннән соң «Татэнергострой» трестында мастер вазифасыннан башлый. Өч елдан соң ул Бигеш аэропорты төзелешендә өлкән прораб була.
1980 елда Вадим Ханович «Отделстрой» идарәсен җитәкли, анда социаль һәм сәнәгать объектларын төзү өчен кулланылган бизәү материаллары җитештерүне актив үстерә.
Күпьеллык хезмәте һәм төзелешне үстерүгә керткән өлеше өчен Вадим Ханович күп бүләкләргә, шул исәптән «Татарстанның мактаулы төзүчесе» исеменә дә лаек булды. Ул шулай ук яшь белгечләрне тәрбияләүгә зур игътибар биреп, Е. Н. Королев исемендәге Түбән Кама политехник көллияте тормышында актив катнашты.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев