Түбән Каманың мәктәп яны лагерьларында дүрт меңгә якын бала ял итәчәк
Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары лагерьларга бушлай йөри алачак.
29 майдан Түбән Кама районында җәйге сәламәтләндерү кампаниясе старт ала. Мәктәпләр базасында 27 мәктәп яны лагере ачылачак, анда 21 көндә 3,9 мең бала ял итә алачак.
Бу хакта дүшәмбе планеркасында Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Айзирәк Рамазанова хәбәр итте.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары лагерьларга бушлай йөри алачак.
Мәктәп яны лагерьларыннан тыш, районда хезмәт һәм ял лагерьлары һәм палаткалы лагерьлар эшләячәк.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев