Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Каманың Лемаев мәйданында Яңа ел шәһәрчеге ачылды

Түбәнкамалыларны котларга Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин килде.

Түбән Камада Лемаев мәйданында чыршы шәһәрчеген ачу тантанасы булды.

Кыш Бабай, Кар Кызы һәм башка әкият персонажлары бәйрәмнең төп геройлары иде. Концерт программасы тәкъдим ителде.

Түбәнкамалыларны котларга Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин килде. Ул шәһәр халкына Түбән Кама үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде һәм якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.

Тантаналы өлештән соң бәйрәм программасы «Лёгкие крылья» Әлмәт урам театры чыгышы белән дәвам итте. Актерлар «Эбикины сказки» интерактив спектаклен тәкъдим иттеләр.

Исегезгә төшерәбез, 28 декабрьдә чыршы шәһәрчеге «Нефтехимиклар» паркында ачылачак. Башлану кичке алтыга планлаштырылган.

Моңа кадәр Татар LIFE Түбән Каманың алтын чыршысы «Беренче канал» ның иң матур чыршылар арасына керде дип хәбәр иткән иде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев