Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Каманың «Ковер» үзәге мәйданчыгында «Күрше фест» үтте

Чарага йөзләгән кеше җыелды.

«Ковер» үзәге мәйданчыгында узган «Күрше фест» гаилә фестивале Түбән Камада күршелек үрнәге күрсәтте. Чарага йөзләгән кеше җыелды. Күршеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең нинди булырга тиешлеген раслаучы чәй табыны гына ни тора — бирегә һәркем үзе белән сый алып килгән иде. 

Бәйрәмдә бик күп активлыклар оештырылды. Алар төрле яшькә исәпләнгән иде: шахмат һәм шашка турнирлары, интерактив уеннар, мастер-класслар, кулдан эшләнгән әйберләр күргәзмәләре. Бәйрәм ачык һавада фильм карау белән тәмамланды.

Чара «Татарстанда җәй» проекты кысаларында үткәрелгән җылы һәм күңелле бәйрәм булып истә калачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев