Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Каманың яңа балалар поликлиникасына 11 участок күчереләчәк

Түбән Каманың яңа 3 нче балалар поликлиникасында 14 мең балага хезмәт күрсәтеләчәк.

Район балалар хастаханәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, яңа поликлиника заманча медицина җиһазлары, шул исәптән рентген аппараты, УЗИ аппаратлары, эндоскопик һәм функциональ җайланмалар, физиотерапия бүлеге өчен җайланмалар белән җиһазландырылган.

Анда пациентлар өчен уңайлы шартлар тудырылган: уен зоналары, иркен холл, якты кабинетлар, ана һәм бала бүлмәсе булган уңайлы зоналар һәм башкалар. Шулай ук сөт ризыкларын өләшү пункты да бар.

Поликлиникада участок табиб-педиатрлары, шулай ук офтальмолог, балалар гинекологы, ортопед, хирург, оториноларинголог, невропатолог кабул итәчәк.

Якындагы участокларда яшәүче барлык пациентлар 2 нче балалар поликлиникасына беркетелгән булып кала — барлыгы 12 участок. 1 нче поликлиникага икенчедән 4 участок күчә: № 30, 31, 39, 57. 1 нче поликлиника 25 участокка хезмәт күрсәтәчәк. Яңасына исә аның янында урнашкан 11 педиатрия участогы күчә.

Исегезгә төшерәбез, 3 нче балалар поликлиникасы яңа районда «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» федераль проекты кысаларында төзелгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев