Түбән Каманың 99 нчы балалар бакчасында вакыт капсуласын салдылар
Мәктәпкәчә учреждение 2020 елда ачылган иде.
Түбән Камадагы 99 нчы балалар бакчасы үзенең беренче чыгарылыш сыйныф укучылары өчен күңелгә үтеп керерлек бүләк әзерләде.
Мәктәпкәчә учреждение 2020 елда ачылган иде. Быел исә аның беренче тәрбияләнүчеләре булган балалар чыгарыла.
Чыгарылыш кичәсенә кадәр балалар тәрбиячеләре белән бергә вакыт капсуласын салдылар.
«2020 елда безнең балалар бакчасы ачылды, без балаларны кабул иттек һәм хәзер алар чыгарыла. Аларның киләчәк язмышлары белән кызыксынабыз, шуңа күрә вакыт капсуласын салу идеясе килде. Ата-аналар һәм чыгарылыш укучылары үзләренә киләчәккә хат язып салдылар. Кем булырга теләүләре, хыяллары турында яздылар», — дип сөйләде балалар бакчасы мөдире Лилия Таҗетдинова.
Вакыт капсуласын тантаналы рәвештә салдылар. Балалар бакчасы өчен бу чын бәйрәм булды. 10 елдан соң бу балалар яңадан бергә җыелышып, киләчәктәге үзләренә язган хатны укыячак.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев