Түбән Камага гастрольләр белән Луганск театры киләчәк
Спектакль 13 сентябрьдә күрсәтелә, башлана 18:30.
Түбән Камага Татарстан буенча гастрольләр кысаларында Михаил Голубович исемендәге Луганск академия музыкаль-драма театры киләчәк.
Туфан Миңнуллин исемендәге Татар драма театры сәхнәсендә Михаил Шолоховның «Дон хикәяләре»нә нигезләнгән «Бабий бунт» музыкаль комедиясен күрсәтәчәкләр. Спектакль 13 сентябрьдә күрсәтелә, башлана 18:30.
Голубович исемендәге Луганск академия музыкаль-драма театры гастрольләре 7 сентябрьдә Казаннан старт алды. 10 сентябрьдә труппа спектакльне Яшел Үзәндә, 11 һәм 12 сентябрьдә Яр Чаллыда күрсәтәчәк. Түбән Камадан соң театр Самара, Саратов һәм Владимирга юл тотачак. Оештыручы — «Росконцерт» (РФ Мәдәният министрлыгының Бөтенроссия гастроль-концерт планы нигезендә). Тур 27 сентябрьдә тәмамлана.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев