Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камадан дүрт яшьлек сноубордчы кыз Эльбрус тавын яулады

Видеоязма белән социаль челтәрләрдә кызның әтисе уртаклашты.

Түбән Камада яшәүче дүрт яшьлек сноубордчы Зара Иванова 4800 метр биеклектәге Эльбрус тавын яулады. Кызның әтисе видеоязма белән социаль челтәрләрдә уртаклашты.

Моңа кадәр Зара Иванова Домбайда (Карачай-Черкес) 3 200 метр биеклекне һәм Роза Пик урынында (Краснодар крае) 2 300 метр биеклекне яулаган булган.

Моңа кадәр НТР 24 кызның мавыгуы турында сөйләгән иде инде. 2022 елның октябрендә социаль челтәрләрдә Зараның яңгыр суыннан җыелган күлләвек буйлап вейкбордта шуу видеосы таралды. Ул вакытта кайбер кулланучылар, баланың машина юлында булып, үзен куркыныч астына куюына ризасызлык белдергән иде. Ләкин кызның әтисе барлык куркынычсызлык техникасы үтәлгәнен аңлатты.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев