Түбән Камада Химиклар көнендә Филипп Киркоров чыгыш ясаячак
Бәйрәм ике мәйданчыкта: Нефтехимиклар паркында һәм «Гаилә» паркында узачак.
СИБУР 23 майда Түбән Камада компаниянең 30 еллык юбилеена һәм Химиклар көненә багышланган шәһәр бәйрәмен оештыра.
Бәйрәм ике мәйданчыкта: Нефтехимиклар паркында һәм «Гаилә» паркында узачак.
Нефтехимиклар паркында чаралар 14 сәгатьтә башлана. Оештыручылар мастер-класслар һәм интерактивлар, шулай ук истәлекле фотолар өчен фотозоналар вәгъдә итә. Бәйрәмнең кульминациясе — Нефтехимиклар паркында Филипп Киркоров, Алсу, Dabro төркеме катнашында зур концерт.
«Гаилә» паркында балалар өчен күңел ачу программасы оештырыла: мастер-класслар, спорт зоналары, спектакльләр, музыкаль коллективлар.
Бәйрәм салют белән тәмамлана.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев