Түбән Камада урамнарны тәүлек буе кардан чистарталар
Мондый режим, соңгы берничә тәүлектә туктаусыз диярлек кар яву белән бәйле.
Түбән Камада урамнарны тәүлек буе кардан чистарту оештырылган. Төнлә техника магистраль юлларда өзлексез эшли. Мондый режим, соңгы берничә тәүлектә туктаусыз диярлек кар яву белән бәйле.
Карны махсус булдырылган полигоннарга чыгаралар. Бурыч — кар көртләреннән стеналар калкып чыкмасын өчен, аларны юл кырыйларына тутырмау. Кар чистарту техникасы белән бергә шәһәр урамнарында урам себерүчеләр дә эшли. Алар тротуарларны, юлларны һәм җәяүлеләр кичүләрен чистарта.
Кар көртләре белән көрәш ишегалларында да бара. Монда эшләр катлаулырак: парковкаланган автомобильләр чистарту эшенә комачаулый. Кар чистарту техникасы эшләгән вакытта машиналарны алып тору турында көн саен диярлек сорыйлар. Ишегалларын җыештыру графигын подъездларда эләләр. Коммуналчылар аларны игътибарсыз калдырмауны сорый.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев