Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камада «Туган тел» фестиваль-бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды

Агымдагы елның 19 апрелендә фестивальдә ана телебезгә булган мәхәббәтебез 18 гаилә чыгышында милли моң, җыр, бию, нәфис сүз, фольклор аша чагылыш тапты.

«Туган тел» фестивале 2018 елда гаиләләр арасында танылды һәм 2020 елда республика күләмендә үткәрелде. Ел саен 50-80 кеше катнаша торган бәйгедә онлайн тәртиптә җибәрелгән видеосюжетлар жюри тарафыннан бәяләнә һәм урыннар билгеләнә. 

Агымдагы елның 19 апрелендә фестивальдә ана телебезгә булган мәхәббәтебез 18 гаилә чыгышында милли моң, җыр, бию, нәфис сүз, фольклор аша чагылыш тапты. Мамадыш, Биектау, Мөслим, Теләче, Чирмешән, Балтач, Актаныш районнарыннан, Түбән Кама һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән килгән катнашучылар нәселдән-нәселгә күчеп килгән милли хәзинәләре белән таныштырдылар. 

Чыгышларны Түбән Кама муниципаль районы башлыгы киңәшчесе Фирдәвис Ханов һәм Аксакаллар шурасы җитәкчесе Васил Камалов сәламләде. Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназия директоры Айгөл Гаязова, мәдәният идарәсе башлыгы урынбасары Гөлназ Курмашева, жюри рәисе 45 нче балалар бакчасының татар һәм рус теле тәрбиячесе Гөлчәчәк Фәттахиева катнашучыларны алкышлар белән каршыладылар. 

Балалар бакчасына килүчеләрне Мәҗитовлар, Газизовлар, Корбановлар, Гайнетдиновлар, Зәйнуллиннар, Залакаевлар, Галиевлар, Шәеховлар гаиләләре әзерләгән «Милли сандык» күргәзмәсе, милли фотозона каршы алды. 

Музыка залына керүгә гаиләләр җылы милли мохиткә чумдылар, чөнки барсы да түгәрәк чәй өстәлләре артында фестиваль тамашасын карап һәм халкыбызының элекэлектән уйналган, бүгенге көндә дә яратып уйнала торган «Чума үрдәк, чума каз», «Капкалы» уеннарында катнашып күңел ачтылар. 

Хәтерләүдән курыкма син!
Үткәннәрне онытма син 
Бел син ерак бабайларның 
Ничек итеп көн иткәнен.
Нинди уйлар, нинди моңнар
Безгә калдырып киткәнен. 

«Милли моң» номинациясендә 1 урынны шәһәребезнең 64 нче балалар бакчасыннан Гыйлаҗетдиновлар гаиләсе, 2 урынны 83 нче балалар бакчасыннан Миңнегалиевлар гаиләсе яулады.

«Милли бию» номинациясендә Каенлы авылыннан Маликовлар гаиләсе 2 нче дәрәҗә дипломга ия булды. 

«Милли җыр» номинациясендә 1 нче урынны Мөслим районыннан Андреевлар гаиләсе, 2 нче урынны шәһәребезнең 47 нче балалар бакчасыннан Никитиннар гаиләсе, 3 нче урынны Биектау районыннан Камалиевлар гаиләсе яулады. 

«Халык фольклоры» номинациясендә шәһәребезнең 8 нче балалар бакчасыннан Хатиповлар гаиләсе 1 нче дәрәҗәле дипломга, Балтач районыннан Даутовлар гаиләсе 2 нче дәрәҗәле дипломга, Теләче районыннан Авхаловлар гаиләсе 3 нче дәрәҗә дипломга ия булды. 

«Нәфис сүз» номинациясендә 1 нче урынны шәһәребезнең 83 нче балалар бакчасыннан Нуруллиннар гаиләсе, 2 нче урынны Актаныш районыннан Әюповлар гаиләсе, 3нче урынны шәһәребезнең 83 нче балалар бакчасыннан Сәлахетдиновлар гаиләсе яулады.

«Умырзая» исемле өлкәннәр вокаль ансамбле гаиләләргә багышлап «Гашыйк итеп сакла» һәм «Умырзая» балалар вокаль ансамбле «Татарстан илгенәм», «Туган җиремә» җырлары белән кунакларны хозурландырдылар. 

Апрель ае — халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукай ае. Ул безгә бәяләп бетермәслек рухи мирас калдырган шагыйрь. Аның иҗатын белмәгән, аның искиткеч көчле рухына сокланмаган кеше юктыр һәм аның иҗат җимешләре фестивальдә дә яңгырады.

Лилия Сәламова, 83 нче балалар бакчасы тәрбиячесе
Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев