Түбән Камада Туфан Миңнуллинның 90 еллыгына татарча лекция узачак
Чара 22 майга планлаштырылган.
22 майда Түбән Каманың татар дәүләт драма театрында татар телендә «Туфан Миңнуллинның тууына 90 ел» дигән лекция булачак.
Башта шәһәр халкы алдында лектор чыгыш ясый (50 минут), аннары тыңлаучылар спикерга үткән ивент темасы буенча сораулар бирә алачак (20 минут).
Лекциянең төп тезислары:
- Туфан Миңнуллин — чын татар иде. Ул үзенең милли рухы, теле һәм дөньяга карашы белән татар халкының горурлыгы булды
- Аның әсәрләрендә татар теле һәм моң яши. Һәр сүз, һәр уй татар халкының тирән тарихын чагылдыра
- Ул театрны һәм иҗат кешеләрен бик яратты. Артистлар, режиссерлар һәм театр сәнгатенең барлык хезмәткәрләрен хөрмәт итүдә аңа тиңнәр юк
- Туфан Миңнуллин үз халкын, милләтен һәм туган җирен яратты. Ул беркайчан да үзен беренче урынга куймады, кешеләрне кадерләде һәм гадилек белән яшәде
- Аның исеме безнең театрда яши. Халык, артистлар һәм без аны бик ярата идек, ә ул безне күбрәк яратты. Театр аның исемен горурлык белән йөртә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев