Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Камада Туфан Миңнуллин иҗатына багышланган театр фестивале узачак

Зур театр бәйрәме дүшәмбе көнне үк старт ала.

Дүшәмбе, 13 октябрьдә, Түбән Камада татар язучысы һәм драматургы Туфан Миңнуллин иҗатына багышланган Бөтенроссия театр фестивале старт ала.
13 октябрьдән 18 октябрьгә кадәр шәһәрнең өч мәйданчыгында — халык иҗаты йортында, драма театрында һәм яшьләр театры сәхнәсендә — Татарстан, Башкортостан, Марий Элның, шулай ук Үзбәкстанның төрле шәһәрләреннән театр коллективлары туган телләрендә үзләренең спектакльләрен күрсәтәчәк. Рус теленә синхрон тәрҗемә каралган.

Моннан тыш, Түбән Камага мәртәбәле кунаклар, артистлар, башкала театрларының режиссерлары киләчәк. Мастер-класслар һәм иҗади очрашулар узачак.

Зур театр бәйрәме дүшәмбе көнне үк старт ала. 13 сәгатьтә яшь тамашачы театрында беренче тамаша була.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев