Түбән Камада торак төзелеше буенча еллык планны 57 процентка арттырып үтәгәннәр
Хәзерге вакытта Түбән Камада 11 күпфатирлы йорт төзелә.
Түбән Камада торак төзелешенең рекордлы темпларына ирешелгән — 2025 елның 8 августына шәһәрдә файдалануга тапшырылган торак күләме 94 мең квадрат метр тәшкил иткән.
Бу күрсәткеч еллык пландагы 60 мең квадрат метр күрсәткечтән шактый артып китә һәм план үтәлешенең 157 процент билгесенә җитә, дип яза шәһәр администрациясенең матбугат хезмәте.
Мондый нәтиҗәләрнең биш елга якын булганы юк. Хәзерге вакытта Түбән Камада 11 күпфатирлы йорт төзелә, шуның 8е әзерлекнең югары стадиясендә һәм якын арада файдалануга тапшырылачак. Тагын ике йорт уртача әзерлек дәрәҗәсенә ия, һәм бер объект төзелешнең башлангыч этабында тора.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев