Түбән Камада торак мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү узачак
Катнашу өчен 8 (8555) 42-37-34 телефоны буенча алдан язылырга кирәк.
Түбән Камада 1 июльдә Түбән Кама районара торак инспекциясе башлыгы Алмаз Гыйззәтуллин гражданнарны кабул итә.
Очрашу Төзүчеләр проспектындагы 6а йортта узачак. Катнашу өчен 8 (8555) 42-37-34 телефоны буенча алдан язылырга кирәк. Шулай ук ТР торак инспекциясе телеграм-боты аша да язылырга мөмкин.
Шундый ук кабул итү көннәре Татарстан торак инспекциясенең барлык территориаль бүлекчәләрендә, Чаллы, Чистай, Казан һәм Менделеевскны да кертеп, оештырылган. Эшнең тулы графигын һәм адресын ведомствоның рәсми сайтында ачыкларга мөмкин.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев