Түбән Камада тиешсез урында юл аркылы чыккан малайны машина бәрдергән
Дәүләт автоинспекторлары юл-транспорт һәлакәте шартларын ачыклый.
Кичә кич белән Түбән Камада автомобиль баланы бәрдергән. Вакыйга Студентлар урамында, 21 нче йорт каршында була.
Беренчел мәгълүматлар буенча, Җиңүнең 30 еллыгы урамына таба барган «Хендай Солярис» машинасының 44 яшьлек йөртүчесе тиешсез урында юл аркылы чыгып барган тугыз яшьлек малайны бәрдергән, дип хәбәр итә ГАИ бүлегенең матбугат хезмәте.
Зыян күрүченең баш мие селкенгән, төрле җәрәхәтләр ясалган, аягы имгәнгән. Ашыгыч ярдәм аны тикшерү өчен кабул итү бүлмәсенә китергән.
Дәүләт автоинспекторлары юл-транспорт һәлакәте шартларын ачыклый.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев