Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Камада Террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган акция узды

Традиция буенча анда мәктәп укучылары катнаша.

Түбән Камада 3 сентябрь — Террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көнендә «Тормыш тамчысы» акциясе узды.

Шәһәр мәгариф идарәсенең матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, традиция буенча анда мәктәп укучылары катнаша.

«Акция 2004 елның сентябрь аеның беренче көннәрендә Бесланда булган фаҗигале вакыйгаларга багышлана. Ул вакытта, 1 нче мәктәптәге террорчылык акты вакытында, берничә йөз кеше тоткынлыкта өч көн буе бер тамчы да су эчә алмый җәфа чиккән. Тормыш бирүче су тыныч киләчәккә өмет һәм ышаныч символы булсын!» — дип аңлаттылар акцияне оештыручылар.

Фото: Түбән Кама мәгариф идарәсе матбугат хезмәте

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев