Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камада театр фестивалендә 700гә якын кеше катнашты

Әлеге чара яшь актерларга киләчәк казанышларга старт бирә.

Түбән Каманың яшь тамашачы театрында «Талантлар остаханәсе» фестиваленең бишенче муниципаль этабы узды. 

«Быел бу безнең бишенче театр фестивале. Бу еллар эчендә фестиваль аркылы бик күп театр коллективлары узды. Быел бездә 700 катнашучы — 59 театр коллективы бар», — диде ТЮЗ каршындагы «Восхождение» театр студиясе җитәкчесе Наталья Николаева.

Быел театр фестивалендә Түбән Кама артистларыннан тыш, Зәй коллективы да бар иде. Әлеге чара яшь актерларга киләчәк казанышларга старт бирә.

Аерым номинацияләр лауреатлары һәм җиңүчеләре акчалата сертификатлар алды. Бу акчага алар костюмнар тегәләр һәм киләсе талантлар фестивалендә яңа, төсле һәм мавыктыргыч спектакльләр күрсәтү өчен декорацияләр ясыйлар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев